

Бер гаилә тарихына күзәтү.
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
(Зөлфәт)
Тел – халыкның яшәү асылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын күп гасырлар буена үзенә сеңдерә барып, аны безнең заманнарга китереп җиткергән зур хәзинә.
Белгәнебезчә, татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе. Шушы телдә безнең ерак ата-бабаларыбыз сөйләшкән, әти-әни сөйләшә һәм без сөйләшәбез. Әмма бүгенге көндә татар телен саклап калу, аңа төрле йогынтыларны кертмәскә тырышып, киләсе буыннарга өйрәтеп калдыру проблемасы актуаль. Шушы тарафтан кызыклы сорау барлыкка килә: безнең буынга кадәр саф татар телен ничек саклап, өйрәтеп калдыра алдылар икән?
Әлбәттә, тел әдәбиятта язу формасы буларак сакланып кала. Әмма ул телдә сөйләшә, укый, яза белмәсәң, әдәбиятны дә укып булмый, тел – ул иҗтимагый күренеш, аны кеше белән аралашмыйча гына үзләштереп булмый. Танылган француз фәлсәфәчесе һәм язучысы Джордж Батай болай дигән: “Кешеләрнең яшәеше тел белән бәйләнгән.”
Бу күзлектән караганда, аерым бер гаилә эчендә буыннан-буынга тапшырылып килгән татар теленә рус теле йогынтысын күзәтү бик тә кызыклы булырга тиеш. Эксперимент өчен Бүздәк районы Таулар авылында яшәүче Арслановлар гаиләсе сайланды. Тикшеренүнең төп максаты: 100 ел дәверендә буыннан-буынга күчкән туган телгә рус теленең нинди дәрәҗәдә йогынты ясаганлыгын күзәтү.
Тикшерү дүрт буын эчендә ясалды. Гаиләнең иң өлкән әгъзасы, беренче буын вәкиле, 1924нче елда туган, иң кечесе 2017нче елда дөньяга килгән.
Беренче буын вәкилләре: Фәния Гыйниятулла кызы һәм Шамил Миргәли улы Арслановлар икесе дә саф татар гаиләләрендә туып, тәрбияләнеп, башка телләрне хәтта ишетмәгәннәр, чын татарлар булып үскәннәр.
Шамил Миргәли улы 1941-1945нче елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан, разведчик булып хезмәт иткән. Һәм шул елларда, егерме дүрт яшьләр тирәсендә генә, татар теленнән тыш рус, алман телләре белән беренче тапкыр танышкан. Рус телен аңларга кирәк булган өчен, сугышта гына өйрәнгән, әмма "русча сөйләшергә телем әйләнми" дип әйтә торган булган. Сугыштан исән-имин әйләнеп кайткач, озак практика булмаганга күрә, рус телен бөтенләй оныткан. Балалары аның әдәби рус телендә сөйләшкәнен хәтерләми. Ул кыңгыраулы саратовский гармунда өздереп татар көйләре уйнаган, балаларына бик көчле татар рухы, милли моңга мәхәббәт сеңдереп калдыра алган. Аның тормыш иптәше, гомумән, рус телен белмәгән, аңламаган. Ире гармун уйнаса, ул искиткеч моңлы тавыш белән татар халык җырларын җырлаган. Гарәпчә, татарча укый да, яза да белгән, дүрт баласын да үзе өйрәткән.
Беренче буын вәкилләренең көндәлек тормышында рус теле йогынтысы юк дәрәҗәсендә, алар рус телен тормышның билгеле бер шартлары барлыкка килгәндә генә (сугыш) кулланырга мәҗбүр булган.
Икенче буын вәкиле – Шамил белән Фәниянең өлкән уллары Арсланов Рамил Шамил улы рус телен армиядә хезмәт иткәндә генә өйрәнә башлаган. Димәк, гаиләдә татар теленнән тыш башка сөйләм теле кулланылмаган. Авылда да бер-ике кеше генә русч.
Тормышы тулысынча татар теленә корылган була. Аның тормыш иптәше Рәсимә Габделкаһир кызының югары уку йортында белем алу максаты булган, шунлыктан, ул мәктәптә үз теләген белдереп, икенче телләр белән таныша башлаган, аны рус телендә укырга, язарга, яхшы сөйләшергә читтән кайткан укытучы өйрәткән.
Икенче буында рус теле йогынтысы проблемасы тумаган, дигән нәтиҗә ясарга була, чөнки башка телләр тәэсире, авылдан шәһәргә киткән кешенең җәмгыятьтә үзара аралашу, фикер алышу өчен башка чарасы булмаганы өчен генә өйрәтелгән.
Рамил Шамил улы да, Рәсимә Габделкаһир кызы да гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган, укытучы һөнәренә ия булган кешеләр. Үзләренең
балалары булгач, аларны беренче чиратта, әлбәттә, туган телләре – татар телендә сөйләшергә өйрәткәннәр, гаиләдә үзара аралашу һәрвакыт татар телендә булган. Әкиятләр укылса – татар телендә, җырлар җырланса – татар телендә.
“Берәр кеше башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен”, – дигән бөтен гомере буе халыкка фидакарь хезмәт иткән олуг галимебез Каюм Насыйри. Арслановлар да балаларын тәрбияләгәндә нәкъ шушы принципка нигезләнгәннәр. Өченче буын вәкилләре – аларның кызлары Әлфия һәм уллары Рөстәм – башка телләрне мәктәптә уку процессында гына үзләштергәннәр. Рус телендә генә укыйсы, аралашасы килә дигән теләк белдермәгәннәр.
Дүртенче буын вәкилләре Арслановларның оныклары – Әлфиянең кызы Айгөл Руслан кызы Рамазанова, Рөстәмнең кызлары – Ильнара, Илиза, Ильмира Арслановалар.
Дүртенче буында татар телен саклап калуда авырлыклар килеп чыга башлый, чөнки бүгенге тормышта татар телендә генә аралашу мөмкин түгел. Беренче оныклары – Айгөл, балалар бакчасына йөргәнче картәнисендә тәрбия ала, русча белми, мәктәпкә кергәч кенә ныклап рус телен өйрәнеп китә. Өйдә, гадәттәгечә, татарча аралаша, мәктәптә дә татар телен яратып укый, үзенең киләчәк тормышын, булачак һөнәрен туган теле белән бәйләргә теләп, БДУның филология факультетына татар һәм рус телендә педагогик белем бирү юнәлеше буенча укырга керә.
Рөстәмнең кызлары гади сөйләм татар телен аңлый, диалогта сөйләшүне хуплый алалар. Әдәби телгә кайтканда, телне аңлауда шактый зур авырлыклар барлыкка килә. Олы кызлары татар телендә китап укыса, 65% сүзләрне аңлый, көндәлек аралашуда күбесенчә татарча сөйләшергә тырыша. Уртанчы кызларына татарча укыганын аңлар өчен рус теленә тәрҗемә итү таләп ителә, аралашуда өстенлек рус теленә бирелә, әби-бабасы белән генә мәҗбүри рәвештә татар телендә сөйләшә.
Кече кызларының 75% сүз байлыгы – рус телендә. Ә бит кызлар ата-аналары үзара татар телендә аралаша торган гаиләдә тәрбияләнә. Рус теленең татарча сөйләшүче кешеләргә шаккаткыч тәэсире нәкъ менә дүртенче буын вәкилләрендә күзәтелә.
Бер гасыр эчендә бер нәселдә барган тел-сөйләм үзгәрешләрен күзәтү түбәндәге нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Беренче буында рус теле тәэсире бөтенләй юк, дияргә мөмкин. Икенче буында зарури рәвештә өйрәтелгән рус теле йогынтысы барлыкка килә, әмма аның тәэсире йомшак, аралашу, дөньяны танып белү вазифаларын тулысынча татар теле башкара. Өченче буын вәкилләре арасында рус телен камил белгән, шул ук вакытта туган телләрен дә саф куллана алган кешеләр өстенлек итә. Дүртенче буын татар телен аралашу чарасы буларак кулланмый диярлек, татарча укый-яза белүчеләр дә азчылыкта: дүрт баланың берсе генә мондый күнекмәләргә ия, ягъни 25%. Балалар ата-аналары, әби-бабалары таләп иткәнгә күрә генә татар телендә вата-җимерә сөйләшәләр. Аларның дөнья картинасы, нигездә, рус теленнән алган “төсләр” белән чуарлана.
Дүртенче буын татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен бөтенләй белмәсә, я бик начар белсә дә, әлегә үзен татар итеп таный, чөнки аларны татар дөньясы белән бәйләп торган җепләр өзелеп бетмәгән: картәни-картәтиләр, әни-әтиләр... Әмма Әбрар Кәримуллин бу хакта болай дигән: “Чыгышы белән татар булса да, үз телен белмәгән, шул ук вакытта үз халкын яраткан, аны сөйгән кеше дә милләтнең сакчысы, аның үсешенә өлеш кертә алган зат була алмый...”
Ә бишенче, алтынчы буын? Дүртенче буын үзе камил белмәгән телне киләчәк буынга тапшыра, аны үстерә алырмы? Моның өчен дәүләт, җәмгыять, һәр татар кешесе нәрсә эшли ала һәм эшләргә тиеш? Сораулар күп. Аларга тулы җавапны киләчәк бирәчәк.
Җәмгыятьтә туган үзгәрешләргә бәйле рәвештә тел дә үсеп, үзгәреп торырга тиеш кебек. Уйлап карасаң, безнең чор теле, узган чорлардагы телләргә караганда башкарак, үсешкәнрәк, шомарак булып, киләчәк чорлар теле, бүгенге белән чагыштырганда, һичшиксез, тагын да камилрәк булырга тиеш. Барсы да безнең үзебездән тора. Татар теленә карата балаларыбызда соклану, горурлану, ярату, кайгырту хисләре уятсак, гаиләдә балалар һәм оныклар белән бары тик татарча гына аралашсак, бар татар баласын җәлеп итәрдәй балалар бакчалары, мәктәпләребез булса, хатларны татар телендә язышсак, телне саклап калу, үстерү, дәрәҗәсен күтәрү белән бәйле төрле чаралар үткәрсәк, бу максат чынбарлыкка әвереләчәк.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" – дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылыр –
Туган телең әнә шул булыр!
(Зөлфәт)
Айгөл Рамазанова,
Уфа фән һәм технологияләр университеты студенты.
Фото: omet-rb.com