

Британия кешесе өй идәнен алыштырганда баз тапкан. Ул йортның кадастр планында да язылмаган, аның өчен бу көтелмәгән табыш булган.
Базга төшкәч, исе-акылы киткән: озын киштәләр, тартмалар, ә аларның эчендә 1897нче елгы виски шешәләре тезелгән. "Кларкның кан катнашмасы"дип язылган пыяла савытлар да килеп чыккан. Фаразлар буенча, бу баз Англиянең Линкольн шәһәре мэры Фрэнсис Кларкныкы булган. Ул үз каныннан дару җитештереп, халыкка дару урынына тараткан. Ә халык аның каны бөтен авырулардан дәва дип ышанган.
Идән астында бу хәзинәне тапкан кеше хәзер баеп та китәргә мөмкин, чөнки коллекционерлар тарихка кереп калган билгеле кешенең әйберләрен һәм борынгы виски шешәләрен бик кыйммәткә алачак.