

Галимнәр озак вакыт тикшерү үткәргәннән соң шундый нәтиҗәгә килгәннәр: яшь чактан ук атнасына бер тапкыр булса да балык ашаган кешеләрнең хәтере картайганчы яхшы саклана икән.
Бу тикшерүдә 80 яшьтән узган 900 дән артык кеше катнашкан һәм шундый уңай нәтиҗә биргән. Бигрәк тә нәселләрендә Альцгеймер авыруы булганнар өчен бу тема бигрәк тә актуаль. Тикшерү нәтиҗәсе буенча, атнага бер генә тапкыр булса да балык ашаучыларның баш миен 15 яшькә яшьрәк кала икән. Димәк, 90 яшьлек әби-бабайларның хәтере 75 яшьтәгеләрнеке кебек була, имеш.
Фото:boltologiy.ru