

Серле өстәл зур һәм иске иде. Уртанчы тартмасы гаҗәеп үзенчәлеккә ия булып чыкты – анда салынган әйберләр эзсез югала тордылар.
Вадим 5 нче сыйныфны тәмамлагач, әтисе кайдандыр өйгә зур иске өстәл алып кайтты. Ул улының инде зур үсүен, шуңа күрә аңа дәресләрен әзерләргә аерым урын кирәклеген әйтте. Чыннан да, өстәл бик матур булып күренде: аяклары ныклы, ике якта 3әр тартмасы бар. Уртадагы иң зур тартмасы бигрәк тә сыйдырышлы булып чыкты.
6нчы сыйныфта укый башлангач, Вадим өстәл тартмаларына дәфтәрләрен, китапларын, каләмнәрен һәм башка кирәк-яракларын урнаштырды. Урта тартма гына буш диярлек иде.
Бервакыт Вадим бер дәфтәрен урта тартмага салды. Көндәлек итәргә уйлаган иде ул аны. Үзен хөрмәт иткән һәр кешенең көндәлеге булырга тиеш, янәсе. Көннәр, атналар үтте, ләкин үсмер дәфтәрне ачып, бер сүз язмады. Һәм менә бер ай узгач, малай тартманы ачса, дәфтәреннән җилләр искән.
Вадим, дәфтәремне алмадыгызмы дип, әти-әнисеннән дә сораган. Алар балаларының әйберләренә кагылмаулары турында әйткәннәр. Энесе дә дәфтәрне күрмәве турында әйткән. “Юк шул, энем, дәфтәреңне күрмәдем”, - дигән апасы да.
Бу сәер хәл тиздән онытылган. Тагын да бер айдан соң Вадим тартмага төсле каләмнәр җыелмасы салган. Икенче көнне караса, алар да, дәфтәр кебек, тартмадан эзсез юкка чыкканнар...
Шулай атналар, айлар әкрен генә үтә торган. Көннәрдән бер көнне Вадим теге сәер өстәл тартмасыннан кызыл каләм табып ала. Иң гаҗәбе – аның мондый каләме юк иде! Кемнеке булырга мөмкин ул? Бу сорау малайны бик кызыксындырды. Әллә соң бу тартма параллель дөньяга юл ача торган порталмы? Нишләргә? Әгәр аның фаразлары дөрес булса, өстәлнең бу сәер тартмасы портал булса, бәлки, “теге” якта берәрсе аңа җавап бирер? Бәлки, шул билгесез “кемгәдер” хат язаргадыр?
Бераз уйланып торгач, Вадим ак кәгазь битенә болай дип язды: “Сәлам! Минем исемем Вадим. Өстәлем тартмасыннан әйберләрнең югалуын беләм. Күптән түгел анда кызыл каләм таптым. Ул минеке түгел. Бәлки, синекедер. Мин аны сиңа кайтарам. Әгәр сине бу мәгълүмат кызыксындырса, миңа, зинһар, хәбәр яз”. Әзер булгач, язма тартма төбенә төшеп ятты.
Ун көнләп вакыт үтте. Көннәрдән бер көнне кичке якта Вадим кызыл каләмнең юкка чыгуын күрде. Үсмер бик дулкынланды. Тагын көннәр, атналар сузылды. Бераздан барысы да онытылды.
Вадим 6, 7, 8 нче сыйныфны тәмамлап, 9га күчте. Октябрь аенда ул дәреслеген алу өчен урта тартма ачты һәм аптырап калды. Дәреслек юк, аның урынына тартма төбендә кечкенә ак кәгазь бите ята иде.
Егет шунда ук 3 ел элек булган хәлләрне исенә төшерде. Дулкынлана-дулкынлана сәлам хатын укый башлады: "Мин синең үсеп җиткәнеңне көттем. Хәзер вакыт җитте. Әгәр дә син элемтәгә әзер булсаң, миңа яз”. Вадим шулкадәр дулкынланды, нәрсә уйларга белмәде. Берникадәр фикерен туплагач, иртәгәсе көнне дәресләрдән соң, билгесез җан иясенә җавап хаты язарга ниятләде.
Ләкин икенче көнне мәктәптән кайткан Вадимны бүлмәсендә... өр-яңа, ялтырап торган, заманча өстәл каршы алган. Шат елмаеп торган әти-әнисе аңа: “Улыбыз! Син яхшы укыйсың, тырышасың. Яхшы укуың, тәртибең белән безне сөендерәсең. Сиңа яңа өстәл алып биреп, сөендерергә булдык. Ә теге иске җимерекне чүплеккә чыгарып чөйдек...”, - дигәннәр.
Беренче секундларда дөньясы җимерелгән кебек тоелды. Йөзендә өметсезлек, чарасызлык чагылды. Моны күреп, әти-әнисе борчыла башлады. Ләкин аларның гаебе юк иде, киресенчә, ата-ана улларына яхшылык кына теләделәр. Вадим аларга рәхмәт белдерде һәм яңа өстәлгә кирәк-яракларын урнаштыра башлады. Ул язмышы белән килеште. Аның тормышында могҗизалар башкача булмады.