

Әлбәттә, галимнәр фикеренчә, борынгы греклар үтүкне IV гасырда ук кулланган. Әмма ул чакта үтүк күбрәк металлдан эшләнгән уклауга охшаш була.
Без бүген күреп өйрәнгән үтүк патшаның чыгымнар китабында теркәлә. Ул чакта аның авырлыгы 10 кило булган, бәясе 5 алтын торган. Ул күмер белән җылытылган. Тора-бара газ, спирт белән эшли торганнары уйлап чыгарылган.
Электр уты уйлап табылганга кадәр үтүкне теләсә кем ала алмаган, чөнки аның бәясе бер көтү сарык бәясе кадәр торган. Ә ток белән эшли башлагач, бәясе бик тиз төшкән. Бүген инде ул көндәлек төрмышыбызның аерылгысыз өлеше булып тора.
Ә иң кызыгы, бүген үтүкне киемне үтүкләр өчен генә кулланмыйлар.
Мәсәлән, аның ярдәмендә ризык пешерергә яки җылытырга булау. Шулай ук тостлар яки йомырка тәбәсе дә әзерләргә мөмкин.
* Пакетларда ни дә булса саклау өчен аларны эретеп ябыштырып була. Герметизация өчен махсус савытлар алырга да кирәкми! Бу ысул бик җиңел: пакетның кырыен алюминийлы фольга белән чорныйсың һәм өстеннән үтүклисең.
*Келәмне чистартырга мөмкин. Моның өчен дымлы сөлге һәм үтүк кенә кирәк. Сөлге өстеннән үтүк белән йөртеп, тапны чыгарасың. Үтүк ярдәмендә “инде бетми” дигән таплардан котылып була.
*Обойларны куптару. Иске обойлар авыр куба. Ул җиңел купсын өчен нибары стенаны үтүкләп чыгарга кирәк.
* Киемгә ябышкан сагынзны куптару өчен. Үтүк алабыз, сагыз ябышкан урынга калын кәгазь каплыйбыз һәм кәгазь өстеннән шул урынга үтүк бастырабыз.
Кыскасы, яшәсен үтүк!