

Керереңнән алда, чыгарыңны уйла, диләрме әле?
Безнең тормышта шундый кызганыч катыш күңелле хәлләр дә була.
Бүген, ягъни мәсәлән, коткаручылар гаражлар арасында кысылып калган көчекне коткарганнар.
«Башинформ» га шәһәрнең гражданнарны яклау идарәлегенең матбугат хезмәте белдерүенчә, аларны бер ир кеше ярдәмгә чакырткан.
Бу ирне гаражлар янына икенче көчек алып килгән. Ир-егет гаражлар арасында кысылып калган бичара маэмайны үзе генә коткармакчы булган да соң, килеп чыкмаган. Ара бик тар булган. Көчек нәкъ урта бер җирдә кысылып калган булган. Хәер, анда кеше сыярлык булса, тук борчак кузагы кебек түп-түгәрәк көчек үзе дә чыга алыр иде, мөгаен.
Эзләү һәм коткару отряды егетләре гидравлик инструмент ярдәмендә гаражларны аерып, эт малаен тартып чыгарганнар һәм аларны чакырткан иргә тапшырганнар.
Нинди матур алар!
Маҗараларга тарыган көчеккә без “Актырнак” дип кушамат бирдек. Әнә бит, тәпиләренә ак оеклар кигән кебек. Ә сез нинди кушамат бирер идегез?
Коткаручы ир-егетләргә дә бу бурыч күңелле эш кенә булып тоелгандыр инде, югыйсә, вазифалары буенча аларга утка да, суга да керергә туры килә бит.