Болар кызыклы!
6 февраль 2023, 13:36

"Төньяк амурлары" йөрәкләрне әсир итәчәк

Майда "Төньяк амурлары" мультфильмы зур экраннарга чыгачак.

"Төньяк амурлары" йөрәкләрне әсир итәчәк"Төньяк амурлары" йөрәкләрне әсир итәчәк
"Төньяк амурлары" йөрәкләрне әсир итәчәк

Фильм "Башкортостан" һәм "Муха" студияләрендә иҗат ителгән.
"Төньяк амурлары " мультфильмының премьера алды күрсәтүе Мәскәүдә үткән. Фильм тәүге тамашачыларда яхшы тәэссоратлар тудырган. Проект турында үзенең фикере белән Республика җитәкчесе Радий Хәбиров бүлеште. Аның фикеренчә, мультфильм чагу һәм матур килеп чыккан. Моннан тыш, Радий Хәбиров "Төньяк амурлары"ның чыгуын бик актуаль дип билгели. Мультфильмда 1812 елдагы Бөек Ватан һәм рус-швед сугышларында ата-бабаларыбыз кылган батырлыклар бәян ителә.
Башкортстан җитәкчесе "КАРО"киночелтәренең генераль директоры Алексей Рязанцев белән очрашып, "Төньяк амурлары"ын Русия кинотеатрларына прокатка чыгару мәсьәләсен тикшерде. Радий Хәбиров лентаның Русиядә чын мәдәни вакыйга була алуына ышанычын белдерде. Моннан тыш, башкорт укчылары турында хикәят балалар һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча яхшы әсбап була алачак.
Мультфильмның режиссеры - Руслан Тавабилов.
"Төньяк амурлары" - тулы метражлы бер сәгатьлек анимацион фильм. Лента башкортларның шведлар һәм французларга каршы сугышта катнашулары турында сөйли. Мәгълүм булуынча, французлар башкортларны "төньяк амурлары" дип атаган.
Сюжет геройлары: авыл батыры Йомахуҗа, аксакал Кылысбай, умартачылар Ихсан һәм Усман, яшь Габит. Нәкъ менә шушы ир-егетләр шведларга каршы сугышка китә. 20 елдан соң , 1812 нче елда, өлкәнәйгән Габит авылдашларының уллары белән Наполеонга каршы сугышка китә.
Мультфильм геройлары билгеле кешеләр: җырчы Аскар Абдразаков, Фидан Гафаров, Элвин Грей, Айдар Галимов, Азамат Гафаров, республика мәдәният министры Әминә Шафикова, Дәүләт Думасы депутаты Элвира Аиткулова, сенатор Лилия Гомәрова һ.б. лар тавышлары белән сөйләшә.
"Муха" студиясенең якын киләчәктә генерал Шәйморатовка багышланган мультфильм төшерү планы бар.

"Төньяк амурлары" йөрәкләрне әсир итәчәк
"Төньяк амурлары" йөрәкләрне әсир итәчәк
"Төньяк амурлары" йөрәкләрне әсир итәчәк
"Төньяк амурлары" йөрәкләрне әсир итәчәк
"Төньяк амурлары" йөрәкләрне әсир итәчәк
"Төньяк амурлары" йөрәкләрне әсир итәчәк
"Төньяк амурлары" йөрәкләрне әсир итәчәк
"Төньяк амурлары" йөрәкләрне әсир итәчәк
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас