Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
1 февраль 2023, 15:48

Йоклап калдыгызмы?

Ир-егетләргә 23 февральгә шуны бүләк итәргәме әллә!

Йоклап калдыгызмы?
Йоклап калдыгызмы?

Ир-егетләргә 23 февральгә шуны бүләк итәргәме әллә!

 

Бүген эшкә яки мәктәпкә соңга калдыгызмы? Сәбәбе? Ә беләбез! Колагыгызны ярып шалтыраган будильникны сүндереп,“әз генә ятыйм әле”, дип, юрганга төренеп, тагын да татлырак йоклап киткәнсез... Сезне уятып, эшкә дә озата алмаган будильнигыгызны кызганыч, әлбәттә, ләкин инде ул эшкә яраксыз. Сезнең кебек “каты тиреле”, бөтен мөһим чараларга йоклап кала торган кешегә тоттырмый, йөгерә-йөгерә шалтырый торганы кирәк. Ә андыйлары бар инде.

Ике тәгәрмәчле, көчле тавышлы, заманча һәм арзан будильник күпләрнең яраткан дустына әверелгән инде. Очып йөрүче будильникка алмашка кача торган Clocky пәйда булган. Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда аңа кагылышлы видеолар һәм фотолар күп. Бу девайсның тулы исеме– Alarm Clock on Wheels.  Ул зур түгел – 13,5 х 9 х 9 см, авырлыгы — 350 г. Уртасында яктыртылучы экраны бар.

Билгеле бер вакытта шалтырый башлый һәм тәгәрәп тә китә. Куып тотып, сигналын сүндерми торып тынмый. Анда инеде йокы чынлап та качкан була.

 Бу тиктормас будильник 4 данә AAA батарейкалары белән эшли.

Фото: homedorf.ru

 

 

 

Йоклап калдыгызмы?
Йоклап калдыгызмы?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: