Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
27 гыйнвар 2023, 13:58

Зәгъфран чәчәге югалу куркынычы астында?!.

Зәгъфран тәмләткече чынлап та тарихта гына калыр микәнни?..

Зәгъфран чәчәге югалу куркынычы астында?!.
Зәгъфран чәчәге югалу куркынычы астында?!.


Дөньядагы иң популяр тәмләткечләрнең берсеннән саналган шафран климатның глобаль үзгәреше аркасында югалу куркынычы астында калган.
Бүгенге көннәрдә иң сыйфатлы зәгъфранны Испания үстерә. Үсемлек суганнары гөмбәчекләр һәм һава температурасы үзгәрешләренә бирешүчән икән. Соңгы елларда 200 җитештерүче климат үзгәрүенең шафранның торышына тискәре йогынты ясавын искә алган: эсселәр һәм явым-төшем булмавы сәбәпле үсемлек соңрак чәчәк ата һәм уңдырышлылыгы елдан-ел кими.
Фермерлар зәгъфран тәмләткече уңышын 2015 елда 650 килограммга якын җыйса, 2018 елда 915 кг җыйган. Шуннын соң бу күрсәткеч кими башлаган. 2019 елда - 760 кг, 2020 елда 625 кг.-га калса, 2021 елда нибары 345 кг тәшкил иткән. Былтыр исә гектардан 3,5 кг тәмләткеч җыелган. Моңа кадәр уңыш 7 кг.-дан алып 9 кг.-га кадәр җиткән булган.
Зәгъфран тәмләткече чынлап та тарихта гына калыр микәнни?..

Фотолар:marieclaire.ru

ru.pinterest.com

Зәгъфран чәчәге югалу куркынычы астында?!.
Зәгъфран чәчәге югалу куркынычы астында?!.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: