*Үзе тартмыйча, тәмәке исен иснәгән кеше агрессивка әйләнә. Шәһәрләрдә газ исе иснәп яшәгәннәр шуңа күрә усаллана.
*Тикшерүчеләр шундый нәтиҗәгә килгән: бер кашык шикәр комы агрессияние киметә. Ачу чыкканда баллы әйбер ашарга кирәк.
*Хис-кичерешләр нигездә берничә секунд яки берничә минут дәвам итә. Начар хисләр исә озаккарак сузыла.
*Кешенең кәефе аның сулыш алуына, нерв системасына, кан әйләнешенә һәм ашкайнату процессына йогынты ясый.
*Кешеләрнең 1%ы гына башкалардан үз хисләрен яшреп кала ала.
*Халыкара экспертлар фикеренчә, иң тынычлык яратучы кешеләр Яңа Зеландиядә һәм Даниядә яши.
*Юл һаләкәтенә юлыккан кешеләрнең күбесе ул көнне кем белән булса да талашуын әйтә.