Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
27 гыйнвар 2023, 13:14

Хәтерем яхшы булсын дисәң...

Йокысы туйган кешеләр икенче көнне мәгълүматны 40 процентка яхшырак үзләштерә икән.

Хәтерем яхшы булсын дисәң...
Хәтерем яхшы булсын дисәң...

Сәламәт тормыш үрнәгендә яшәү һәм даими рәвештә нинди дә булса яңа нәрсәгә өйрәнү хәтерне яхшыртырга һәм башта "ми томаны"на дучар булмаска ярдәм итә, дип раслый чит ил табиблары Аниша Пател һәм Әмир Хан. Баш миен стимуллаштырып тору өчен алар гади генә берничә ысул тәкъдим итә.
Табиб раславынча, "баш миендәге томан"га аң буталуы һәм хәтер белән проблемалар булу хас. Мондый билгеләрне олы яшьтәгеләрдә генә түгел, яшьләрдә дә күзәтергә мөмкин.
Баш миенең җитәрлек дәрәҗәдә кан белән тәэмин ителүе өчен сәламәт гадәтләр булдырырга кирәк: тәмәке тартмаска, хәмер эчүне киметергә яисә бөтенләй эчмәскә, гәүдә авырлыгын нормада тотарга кирәк, ди табиблар. Шулай ук баш миенә мәсьәләләр биреп торырга кирәк. Биредә кешегә хоббилары ярдәмгә килә: тегү, бию, яңа күнекмәләр булдыру, һич тә булмаса меңнәрчә элементтан торган пазллар җыю һ.б. Шулай ук тиешенчә йоклау да баш мие өчен үтә мөһим. Йокысы туйган кешеләр икенче көнне мәгълүматны 40 процентка яхшырак үзләштерә икән. Саф һавада йөрү хәтер өчен бик файдалы. Көн саен кимендә ярты сәгать саф һавада булу кәефкә зур тәэсир ясый дип раслый табиблар.

Фото: clever-lady.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: