Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
26 гыйнвар 2023, 11:25

Нәрсә вәгъдә итә?

Астрологлар ышандыруынча, Куян елында безнең тормышка күптән көтелгән тынычлык киләчәк.

Нәрсә вәгъдә итә?
Нәрсә вәгъдә итә?

Күсе (1936, 1948, 1960, 1972, 1984, 1996, 2008, 2020 елгылар).

Күсе елында туганнар өчен Куян елы бәхетле булыр дип көтелә. Күп өлкәләрдә профессиональ үсеш һәм тормышны яхшырту өчен мөмкинлекләр булачак. Эштә уңышка ирешү өчен сез яңа нәрсә өйрәнергә тиеш. Сезнең үзегезне һәм сәләтләрегезне күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр артачак. Бу ел сезнең өчен матди яктан уңайлы. Тырышлыгыгызның һәм хезмәтегезнең  җимешләрен татыр вакыт. Кесәгез калынаеп китәр, керемнәрегез артыр. Үз ниятләрегез турында чит кешеләргә күп сөйләргә кирәкми икәнен онытмагыз.

Шәхси тормышыгызга килгәндә, булган мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү өчен бөтен мөмкинлекләр булачак. Әлеге елның ялгыз вәкилләрен яңа мәхәббәт көтә.

Үгез (1961, 1973, 1985, 1997, 2009, 2021 елгылар).

Үгез елында туганнар өчен Куян елы, барыннан да элек, эштә һәм карьерада үзгәрешләр китерәчәк. Сезгә алдагы язмышыгыз  бәйле мөһим сайлау ясарга туры килер.  Елның икенче яртысы профессиональ эшчәнлек өчен уңайлырак. Сынаулардан соң, тырышлыгыгыз аркасында сез үз максатларыгызга ирешә аласыз. Ел финанс хәлегезне яхшыртачак. Әмма бөтен эшкә дә берьюлы тотынырга кирәкми. Үз-үзегезгә ышанычлырак булырсыз һәм яңа, кызыклы кешеләрне җәлеп итә алырсыз.

 Бу ел яңа романтик танышу һәм мөнәсәбәтләр башлау өчен уңайлы.

Юлбарыс (1950, 1962, 1974, 1986, 1998, 2010, 2022 елгылар).

Куян елында Юлбарыс елында туганнарны уңышлар озата барачак. Ләкин, эштә һәм карьерада кыенлыклар да читтә калмый. Мөһим карар кабул иткәнче, барысын да ныклабрак уйларга кирәк. Быел стратегик планлаштыру һәм яңа проектларны җентекләп әзерләү мөһим. Максатларыгызга ирешү өчен сезгә тагын да күбрәк эшләргә туры киләчәк. Ел ахырында сезнең тырышлыгыгыз бүләкләнәчәк һәм  уңышка ирешерсез. Иң мөһиме, уңышны кулдан ычкындырмас өчен, бернәрсә дә эшләми утырмагыз.

Мәхәббәттә  сөйгән ярыгыз белән бәхетле  булырсыз. Ялгызлар үзләрен аңлаган тормыш юлдашы сайлар.

Куян (1939, 1951, 1963, 1975, 1987, 1999, 2011, 2023 елгылар).

Куян елында туганнар өчен бу ел бик мөһим булачак, чөнки ул язмышлы карарлар кабул итү чоры. Бу тормышның күп өлкәләрендә яңарту елы. Сезнең үсешегезгә һәм алга баруыгызга нәрсә комачаулый икәнен ачыклау өчен яхшы вакыт. Бу яңа эшләрне башлау, проектларны һәм күптән уйланган планнарны тормышка ашыру өчен яхшы чор. Финансларга килгәндә, хәзер булганны югалтмаска кирәк. Планлаштырылган чыгымнар да читтә калмый.

Шәхси мөнәсәбәтләр яңарту көтә. Билгенең ялгыз вәкилләре үз мәхәббәтләрен каршы алырга мөмкин. Ел төрле романтик очрашулар, сәфәрләргә бай булачак.

Аждаһа (1940, 1952, 1964, 1976, 1988, 2000, 2012 елгылар).

Аҗдаһа билгесе астында туучылар өчен җиңел булмаячак. Куян аларны сынарга җыена. Сезгә күп авырлыклар кичерергә туры киләчәк. Ләкин ахыр чиктә сез үз максатларыгызга ирешергә омтылганда зирәклек һәм сабырлык күрсәтеп, барлык сынауларны җиңә алырсыз. Эшләрдәге проблемаларны чишәргә сезгә дуслык һәм хезмәттәшлек ярдәм итәчәк. Быел сезгә башкалар ярдәменнән башка булмый. Ел дәвамында керемнәр тотрыклы булып калачак яки бераз үсәчәк. Ләкин чыгымнар да артырга мөмкин.

Шәхси тормышта бер ел эчендә үзгәрешләр булачак, ләкин алар һәрвакытта да күңелле булмаска мөмкин. Сөйгән ярларыгызны тыңларга  һәм ишетергә генә кирәк.

Елан (1941, 1953, 1965, 1977, 1989, 2001, 2013 елгылар).

Елан елында туганнар өчен бу ел, гомумән, тормышның барлык өлкәләрендә дә уңай булачак. Ләкин шулай ук кайбер сынаулар да көтелә. Сез аларны зирәклек һәм түземлек белән җиңә аласыз. Бу ел сезнең өчен күбрәк уйлану һәм актив чаралар башлау өчен уңышлы мизгел. Әйләнә-тирәдәгеләр белән конфликтка кермичә яшәргә өйрәнергә кирәк булачак. Шул чакта барысы да җайланыр.Карьерада барысы да шома булмаска да мөмкин, ләкин сез сабырлыкны саклап, зур эш башкарып, яхшы нәтиҗәләргә һәм танылуларга ирешә аласыз.

Шәхси тормышка килгәндә, якыннарыгыз белән бәхәсләшмәс өчен, импульсивлык һәм түземсезлек күрсәтмәгез.

Ат (1930, 1942, 1954, 1966, 1978, 1990, 2002, 2014 елгылар).

Ат елында туучылар артык тырышмасалар да, үзләренең кем икәнлекләрен күрсәтә алачаклар. Вакытны гына ашыктырмагыз, югыйсә проблемаларга да тап булуыгыз бар. Ләкин түземлек, вакытында юл куя белү авыр проблемаларны уңышлы чишәргә ярдәм итәчәк. Эштәге авырлыкларга карамастан, сез зур тырышлык белән лаеклы танылуга ирешә аласыз. Быел эш буенча хезмәттәшләр белән катлаулы мөнәсәбәтләр, алар ягыннан көнләшү дә читтә калмый. Шулай ук үз акчаларыгыз белән эш иткәндә  караклардан сак булыгыз!

Билгенең ялгыз вәкилләрен яңа танышулар һәм романтик очрашулар көтә. Яз һәм җәй ахырында сезнең тормыш иптәшегез белән очрашу мөмкинлеге бар.

Кәҗә (1931, 1943, 1955, 1967, 1979, 1991, 2003, 2015 елгылар).

Кәҗә елында туганнар өчен бу ел гомумән бик яхшы булыр. Тормышыгызның барлык өлкәләренә чагыштырмача тотрыклылык сакланачак. Сезнең карьерагызда барысы да уңай булачак, сезгә җитәкчеләр, меценатлар, абруйлы кешеләр ярдәм итәчәк. Быел сезне бик күп кызыклы танышулар көтә. Сез яңа проект яки яңа бизнес башлый аласыз.

 Билгенең ялгыз вәкилләре потенциаль партнерларга игътибар итсәләр, шулар арасында иң кулае табылачак.

Маймыл (1944, 1956, 1968, 1980, 1992, 2004, 2016 елгылар).

Бу хайван билгесе астында туучылар өчен нәтиҗәле чор башлана. Эштә уңыш елмаер, карьера үсеше дә күзәтелә. Тормышның барлык өлкәләрендә дә алга китеш булачак. Сез эшегездә күп мәсьәләләрне хәл итәргә тиешсез. Бәхәсләрдән  саклану өчен, хезмәттәшләрегез белән аралашканда артык хискә бирелүчән булмаска тырышыгыз. Сезгә үткән хаталарыгыз турында уйланырга һәм аларны кабатламас өчен аларны танырга кирәк. Шуннан соң гына алга таба бара аласыз һәм яхшырак нәтиҗәләргә ирешәсез. Финанс  хәлегез тотрыклы калачак. Ләкин ничек кенә булмасын, экономияләргә әзер булыгыз.

Шәхси тормышта уңай вакыйгалар вәгъдә ителә. Кешеләр белән очрашу сезгә бик күп яңа уңай эмоцияләр бирәчәк, чын хисләрне аерырга һәм үзара бәйләнешне бәяләргә өйрәнерсез.

Әтәч (1945, 1957, 1969, 1981, 1993, 2005, 2017 елгылар).

Әтәч елында туганнар өчен бу елда уңай һәм кире үзгәрешләр аралаштырылып барыр. Бер өлкәдә табыш китерсә, икенчесендә  югалту көтелә. Быел сезнең эшегездә һәм карьерагызда авырлыклар һәм киртәләр булырга мөмкин. Сез хәтта быел эшсез калырга мөмкин, яисә табышыгыз кимиячәк. Эштә күбрәк сабырлык күрсәтегез һәм яңа дуслар табыгыз. Дуслар һәм фикердәшләр сезгә эшлекле мәсьәләләрне хәл итәргә булышачак. Узган еллардагы борчу, проблемалар уңай чишеләчәк, шулай да ел ахыры гына җиңеллек алып килер.

Бу ел мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр өлкәсендә бәхетле булырга вәгъдә бирә.

Эт (1946, 1958, 1970, 1982, 1994, 2006, 2018 елгылар).

Йолдызлар бу елдагыларга гаилә корырга, бала табарга тәкъдим итә. Алдагы елларда тырышып эшләүнең нәтиҗәсен нәкъ менә Куян елында татып булачак. Быел бик күп уңай тенденцияләр күрсәтеләчәк. Ләкин ял итү мөмкин түгел. Хезмәттәшләрегез белән тыныч һәм дус булыгыз, сез бәхәсләрдән һәм кирәксез киеренкелектән кача аласыз. Финансларыгызга килгәндә,  акча салганда сак булыгыз һәм авантюраларга кермәгез.

 Быел шәхси тормышта барысы да уңай булачак. Билгенең ялгыз вәкилләрен яңа мөһим танышу һәм якты мәхәббәт көтә.

Дуңгыз (1947, 1959, 1971, 1983, 1995, 2007, 2019 елгылар).

Дуңгыз елында туганнар өчен бу ел тормышның барлык өлкәләре өчен дә уңышлы һәм уңайлы ел булыр дип көтелә. Куян елы аларның барлык хыялларын да чынга ашырачак.Иң мөһиме юлыгызда барлыкка килгән яңа мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәк. Карьерада һәм эштә барысы да уңай үсеш алачак. Эштә яхшы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр, яхшы атмосфера. Уңай үзгәрешләр сезнең керемнәрегезнең артуына китерәчәк. Быел аеруча сәламәтлекне кайгыртырга кирәк, бүгеннән организмыгызны ныгыту өстендә эшләгез.

Мәхәббәттә, быел сез башка билгеләргә караганда бәхетлерәк. Билгенең ялгыз вәкилләре сөйгән ярларын очратырга мөмкин.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: