Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
25 гыйнвар 2023, 14:00

Бии торган урман

Галимнәр  бу урманның серен һаман булса чишә алмый.

Бии торган урман
Бии торган урман

Бии торган урман – планетада иң серле урыннарның берсе. Ул Калининград өлкәсендә урнашкан. Ни  өчен  урманны “бии торган” дип атаганнар? Монысын хәтта  галимнәр дә белми. Фаразлар бик күп: туфрак һәм климат үзенчәлекләреннән башлап мистикага кадәр.  Галимнәр  бу урманның серен һаман булса чишә алмый.

     Тагын да ачыграк итеп әйтсәк, “бии торган” урман “Куршская коса” дип аталган урында урнашкан – бу  тозлы Балтыйк диңгезен һәм суы эчәргә яраклы  Курш култыгын аерып торучы нечкә генә коры җир.  Зеленоград шәһәреннән Литваның Клипедасына кадәр сузыла. 1987 елда биредә милли парк төзелә.

   “Бии торган” урман ул – нибары 800 метр участогы булган коры җир. Анда нарат утыртылган. Нәкъ менә шушы наратлар уңга-сулга сыгылып-бөгелеп,  бөгәрләнеп үскәнгә агачлыкны “бии торган” урман дип атаганнар.Ә кайбер агачларның кәүсәләре бөтенләй дә боҗра булып түгәрәкләнгән. Бу хәлне биологлар да, геологлар да, тарихчылар да, этнографлар һәм хәтта психологлар да аңларга тырыша.

   Әлбәттә, чишелмәгән серле  урыннарга хас булганча,  “бии торган” урманның үзенең легендасы бар.  Янәсе, Курш косасы прусслар-мәҗүсиләр яшәгән утрау булган.  Алар агачларның илаһи көченә ышанганнар һәм аларга табынганнар.

     Прусслар башка диндәге кешеләрне утрауга кертмәгән. Шулай да алар арфадан башка бернәрсәсе дә булмаган христиан динендәге бер бик чибәр туташ өчен искәрмә ясаганнар. Туташ арфасында шулкадәр матур итеп уйный торган булган, аны җирле кыз балаларны музыка коралында уйнарга өйрәтсен дип утрауда яшәргә калдырганнар.

     Вакыт үтү белән утрау кешеләре Прединияне – кызның исеме шулай булган – бик тә яратканнар, үз иткәннәр. Ә шунда яшәүче кенәз Бартий аңа өйләнергә теләгән. Ләкин Прединия Бартийга христиан динен кабул итсә генә кияүгә чыгачагын белдергән. Князь: “Син  күренми торган Аллаңның шушы урмандагы мәгрур наратлардан да көчлерәк булуын исбатларга тиешсең”, - дигән.

     Прединия арфада уйный башлаган.  Ә агачлар шулкадәр матур көй ишеткәч, сыгылып-бөгелеп биергә керешкәннәр. Көй туктагач, биегәндә нинди рәвештә булсалар, шулай  катып калганнар.

     Кенәз христиан динен кабул иткән һәм яшьләр  туй үткәргәннр.Ә урман янында барлыкка килгән авылны  кенәз хатыны хөрмәтенә Предин дип атаганнар.

    Легенда, әлбәттә, матур. Тик галимнәр – прагматик  халык, алар әкиятләргә ышанмый. Аларга дәлилләр кирәк. Яисә ким дигәндә логик аңлатмалар.

     Кайбер мәгълүматларга караганда, бу урынга беренчеләрдән булып викинглар килеп төпләнгән. Алардан соң территорияне Тевтон ордены рыцарьлары биләгән. Алар урмандагы агачларны, туфракка зыян китереп, кисә башлаганнар.

     XIX гасырда немецлар туфракны ныгытырга карар кыла. Немец галимнәре  бирегә күп итеп наратлар утыртырга тәкъдим иткән. Әйткәндәй, алар баштагы чорда төп-төз булып үскән. Алай гына да түгел, XXнче гасырның 60нчы елларында биредә тагын да агачлар утыртканнар. Ләкин вакыт узу белән, галимнәр ул нарат кәкре булып үсүен күргәннәр. Һәм бу күренешнең сәбәбен ачыклый башлаганнар.

    Галимнәрнең бер өлеше агачларның сәер формасына туфрак гаепле дип исәпләгән, икенчеләре бу хәл – бөҗәкләр аркасында дип фаразлаган.  Әллә соң төп сәбәп – бу урынның энергетикасындамы?

    Табигый инде, мондый серле урын, популярлык казанып, төрле сихерчеләрне һәм  җәлеп итә башлады. Кайбер психологлар хәтта монда параллель дөньяга портал бар дип тә әйтәләр.

     2021 елда  “бии торган” урманга илтүче экологик  сукмакны реконструкциягә япканнар.  2022 елда ачарга вәгъдә итсәләр дә,  милли паркы сайтында әлегә кадәр объект реконструкциядә диелә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: