Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
24 гыйнвар 2023, 11:39

Ясмык кына димәгез…

Хатын-кызлар өчен ясмык боткасы бик файдалы, дип раслый табиб-диетологлар.

Ясмык кына димәгез…
Ясмык кына димәгез…

Хатын-кызлар өчен ясмык боткасы бик файдалы, дип раслый табиб-диетологлар. Чөнки әлеге ботка фитоэстроген, кальций һәм магнийга бай.

40 яшьтә хатын-кызның организмында эстрогеннар кими башлый. Һәм  хатын-кыз күкәйлегенең активлыгы кими. Эстрогеннар хатын-кызны йөрәк-кан тамырлары авырулары, остеопороздан, коллаген сыйфаты начараюыннан ягъни тире сәленүеннән саклый, ди табиблар.

Ясмык (чечевица) кальций һәм магнийга бай булганлыктан әлеге ярмадан пешерелгән ботка кан басымы күтәрелүеннән саклый һәм сөякләрне ныгыта. Бу исә 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен бик мөһим.  Моннан тыш, ясмык боткасы нерв системасын тынычландыру көченә ия.

Өстәвенә, ясмыкта аксым күп булуы сәбәпле ул вегетариан диетасын тотучылар өчен итне дә алыштыра ала. Ясмыкта  клетчаткалар күп.  Ул безнең иммун һәм нерв системасы  өчен җаваплы бактерияләр өчен файдалы , ялкынсынуны киметә, организмнан артык холестеринны, үт суы кислоталарын, шикәрне чыгару көченә ия. 

Табиб-диетологлар яман шеш килеп чыгуына каршы торучы маддәләргә бай булганлыктан кызыл ясмыкка өстенлек бирергә киңәш итә.

Фото: ketokotleta.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: