Һәркемнең хоббие була: кемдер бәйләргә, чигәргә ярата, кемдер бушаган шырпы каплары җыя, ә кемдер, яше 50гә җитсә дә, бию түгәрәгенә йөри. Хобби, ни дисәң дә!
Ә менә Русиядә иң популяр хобби төре нинди дисез? Күпләр белмидер әле. Ул – кулинария. Русиялеләрнең 36 % ризыкларның һәм эчемлекләрнең яңа рецептларын өйрәнергә, пешеренергә, төрле ризыклар әзерләп, экспериментлар ясарга ярата. Бу мавыгу бигрәк тә 45-54 яшьтәгеләргә хас икән.
Икенче урында – актив ял һәм туризм ( 31 %): Болар – төрле турлар сатып алып та, алмый да сәяхәтләргә йөрүчеләр. Әйткәндәй, хатын-кызлар ирләргә караганда сәяхәт итәргә ныграк ярата.
Өченче урында – спорт белән шөгыльләнү (30 %). Фитнес залларга йөрергә яратучылар, йөгерүчеләр, йөзүчеләр, скандинав таягы белән йөрүчеләр һәм башкалар – хоббиның бу төре 18 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшьләргә аеруча кызыклы дигәннәр сораштыруда катнашкан респондентлар.
Ә сезнең хобби нинди, дуслар? Нәрсә белән мавыгасыз?