Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
18 гыйнвар 2023, 14:03

Шашлыгы да шашлыгы!

Һәр халык аны үзенчә әзерли

Шашлыгы да шашлыгы!
Шашлыгы да шашлыгы!

Бар шартын китереп, дөрес әзерләгән очракта шашлыкның хуш исе бар дөньяга тараладыр. Әмма исе түгел, аның тәме мөһим. Ә тәме маринадына бәйле. Нәкъ маринад шашлыкны шашлык итә бит инде! Аны әзерләү өчен лимон суты да, аш серкәсе дә, шәраб та, хәтта минераль су белән кефир да кулланалар. Һәм әлбәттә, төрле тәмләткечләр. Һәр илнең үз маринадлау рецепты.

*Үзбәкстанда маринадны минераль суга төрле тәмләткечләр кушып ясыйлар.

*Көнчыгышта сөтле ризыклардан әзерләнгән маринад кулланалар.

Моның өчен кефирга лимон суты, бөтнек, кинза, борыч, имбир, карри тәмләткечләре салалар.

*Кытайда шашлык өчен маринадны соя соусына ак шәраб, сарымсак, имбир, бал салып ясыйлар.

*Грециядә итне анар суты һәм аракы белән маринадлыйлар.

*Көньяк Америкада итне кыздырыр алдыннан 2-3 сәгать әчегән компотта тоталар.

*Австралиядә сарык итен куе чәйдә маринадлыйлар.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: