Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
16 гыйнвар 2023, 12:33

Аргентинадан сәлам

Рөстәм Нәбиев ни хәлдә?

Аргентинадан сәлам
Аргентинадан сәлам


Рөстәм Нәбиев ни хәлдә?



Аргентинадагы иң биек ноктага - 6962 метр биеклектәге Аконкагуа тавына юл алган Рөстәмебез социаль челтәрләрдән безгә сәлам юллады.
«Монда килеп җитү бик үк гади булмады! Очыш та Нәбиевча: маҗаралар һәм киртәләр аша үтте.
 Әмма ниндидер 50 сәгать эчендә килеп җителде.

Әле мин чираттагы - бишенче - биеклеккә юл алдым. Минем алда - Аконкагуа (6962 м).


Бу тауга кулларда менеп җитүче беренче кеше мин булырмынмы, бер- ике атнадан билгеле булыр.


Без әле 2350 м биеклектә, климатка яраклашу чорын үтәбез. Алдагы лагерь 3150 метр биеклектә, без иртән шунда юл алабыз.


Кичә мин машинада тирә-якның матурлыгын күзәтеп килдем. Шунда миндә бер уй туды:
Рөстәм, бу бит Андлар! Андлар!!!

Бу тауларны мин география китапларында гына күргән идем. Аларны контурлы карталарда буяп утыра идем. Бер килеп анда менермен дип кем уйлаган инде аны.


Шул ук вакытта үземә рәхмәт әйттем, чөнки җиде ел элек, реанимациядә ятканда үзем өчен
бер мөһим карар кабул иткән идем - бу тормышта ЯШӘҮ өчен КӨРӘШЕРГӘ!
Һәм менә нәтиҗә!


Күпме юллар үтелгән! Алда үтәселәре күпме әле!


Үз алдыңа куелган максатлар менә нигә китерә? Тырышлыгым сәбәпле менә мин бүген монда! Үз-үзем белән горурланам!


Мин әле өйдән 15 мең чакрым ераклыкта. Әлбәттә, мин гаиләмне нык сагынам. Мин аларның теләктәшлеген, минем өчен борчылуын тоеп торам. Бу миңа көч һәм үземә ышаныч өсти.


Сез дә миңа уңышлар юллагыз, чөнки мин бит холкым буенча максатларына ирешүчән кеше.

Әгәр минем максатым бар икән, аңа ирешү өчен мин барын да эшләячәкмен. Аллаһ разый булсын».

Аргентинадан сәлам
Аргентинадан сәлам
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: