Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
16 гыйнвар 2023, 13:25

2023 елга йолдызнамә

Агымдагы ел тик бәхет китерсен!

2023 елга йолдызнамә
2023 елга йолдызнамә

Куян (мәче) — йомшак, назлы җәнлекләр. Шул ук вакытта аларда хәйләкәрлек тә, очлы тырнаклар да бар. Шуңа бу елда йомшак, ягымлы, ләкин уяу да булырга кирәк. Бу елның “холкын” тоеп, аңа яраклашырга куша белгечләр. Шул вакытта барысы да әйбәт булачак.

Астрологлар ышандыруынча, Куян елында безнең тормышка күптән көтелгән тынычлык киләчәк. Куян да, мәче дә гармонияне өстен күрә.

Кучкар  (21.03-19.04)

Эш һәм финанслар. Бу ел Кучкар өчен бик күп сюрпризлар әзерли. Үзгәрешләр һәм уңышлар  чоры, ләкин үз абруегызны исбатларга тиешсез. Кучкарны эшендә карьера баскычыннан күтәрелү көтә. Җитәкче, һичшиксез, хезмәткәрнең уңай сыйфатларын күреп, аларны телдән генә түгел, премия рәвешендә дә билгеләп үтәчәк.

Акча белән, Аллага шөкер, барысы да яхшы булыр. Зур керем тырышлык салынган чыганаклардан киләчәк.

Сәламәтлек. Үз сәламәтлегегезгә аеруча игътибар итәргә кирәк: көндәлек рационны яңадан карарга, начар гадәтләрдән баш тартырга, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне күбрәк кулланырга. Спорт белән шөгыльләнергә яки ачык һавада күбрәк йөрергә тырышыгызт.

Мәхәббәт. Бу ел ялгызларга  үз парларын табарга ярдәм итә.  Яңа танышулар, аеруча рух буенча  якын кеше белән кавышу вәгъдә итә Кучкарларга бу ел. Гаиләлеләр өчен дә  уңай үзгәрешләр чоры булачак. Ләкин моның өчен сез үз хисләрегезгә күбрәк ышанырга һәм эчке сиземләвегезгә колак салырга тиешсез.

Үгезбозау (20.04-20.05)

Эш һәм финанслар.

2023нче елда Үгезбозаулар карьерасында кискен үзгәрешләр көтелми, ләкин  берничә сюрприз булачак. Әлеге йолдызнамә вәкилләренә зур бурычлар һәм проектларга игътибарны юнәлтергә һәм көч салырга кирәк.

Финанс өлкәсенә килгәндә, Үгезбозаулар тырышып эшләсә, нәтиҗәләр озак көттермәс. Аларга акчаны дөрес тота белергә,  чыгымнарны һәм керемнәрне исәпкә алырга киңәш ителә.

Сәламәтлек. Үгезбозауларның сәламәтлеге ел дәвамында бик яхшы булачак. Иң мөһиме, җылырак киенеп йөрегез, стресс һәм төшенкелеккә бирелмәгез. Куян елында сез актив булырга тиеш, чөнки бу хайван сезгә күп көч бирәчәк. Якыннарыгыз белән тауларга, диңгезгә сәяхәтләргә барыгыз, күбрәк саф һава  сулагыз һәм өйдә көндәлек физик күнегүләр ясагыз.

Мәхәббәт . Куян елында Үгезбозаулар үз мәхәббәтләрен очратырга мөмкин,ә парлылар мөнәсәбәтләрен ныгытыр. Флирттан һәм яңа танышыулардан курыкмагыз, чөнки Куян елы сезгә өчен мөмкинлекне бирәчәк. Ләкин онытмагыз, язмышыгызны үзегез ышанган  кеше белән бәйләргә кирәк. Ул сезнең ярдәмегезне бәяләргә һәм сезне ярты сүздән аңларга тиеш.

Игезәкләр (21.05-21.06)

Эш һәм финанслар. Бер урында утырмагыз! Игезәкләр 2023 елда һәркайда өлгерәчәк, ирешелгәннәрдә туктамас. Бу елда эшегезне алыштыруыгыз ихтимал. Әгәр дә әлеге эш урыныгыз ниндидер сәбәпләр аркасында канәгатьләндермәсә, Куян елында  уңайлырак, күңелгә якын  эшкә урнашу  өчен иң яхшы чор булачак.

Игезәкләрне ел башында зур керем көтәргә мөмкин. Табышның бер өлешен үзаллы үсешкә кулланыгыз. Карьерагызны гына түгел, шәхси хыялларыгызны да тормышка ашыру өчен адым ясарга вакыт.

Сәламәтлек. Игезәкләргә  үз сәламәтлекләрен күзәтергә кирәк. Елның беренче яртысында ук әлеге йолдызнамә вәкилләренең кайберләрендә  проблемалар барлыкка килүе ихтимал. Салкын тию, кискен вирус инфекцияләре, шулай ук иммунитетның кимүе белән бәйле башка авырулар килеп чыгу куркынычы бар. Сәламәтлекне саклау өчен, баланслы диетага игътибар итү яхшы идея.

Мәхәббәт. Игезәкләр якыннары һәм дуслары белән яхшы мөнәсәбәтләрне югары бәяли. Шуңа күрә алар моның өчен бик күп көч куя. Гаиләлеләр өчен бу елда гаилә кыйммәтләрен саклау өстенлекле булачак. Шуңа күрә гаилә эчендәге бәхәсләр, ызгыш-талашларга юл куймый, үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырга ашыгыгыз. Мәхәббәт өлкәсендә ялгызлар өчен язмыш  бик күп яңалык әзерли. Шуңа күрә һәрчак уяу торырга,  бәхетне  кулдан ычкындырмаска киңәш ителә.

Кысла (22.06-22.07)

Эш һәм финанслар. Эштә эшләргә һәм күбрәк көч куярга туры киләчәк, күп сабырлык таләп ителә. Шуңа күрә кайбер Кыслалар һөнәрләрен  үзгәртергә теләр. Нинди дә булса идеяләр хакында җитәкчелек һәм хезмәттәшләр белән фикер алышу мөһим. Уй-фикерләрегез белән уртаклашырга курыкмагыз. Сезгә үз-үзегезгә ышаныч һәм кирәкле ярдәм алу өчен чит күзлектән  караш таләп ителәчәк.

Куян елындагы Кыслаларның финанс өлкәсен бер сүз белән сурәтләргә мөмкин – тотрыклылык. Мөмкинлекләрегезне артык бәяләмәскә тырышыгыз. Ышанычлы керем чыганагыннан файдаланыгыз, үз көчегез белән даими эшләгез һәм барысы да яхшы булыр. Карьера үсеше дә читтә калмый, ләкин кискен баерга өметләнмәгез. Акча күктән төшмәячәк.

Сәламәтлек. Куян елында  көч һәм энергия  ташкыны көтелә, әмма сәламәтлекне дә игътибарсыз калдырырга ярамый.  Күбрәк ял итү, дөрес ашау һәм стресстан саклану яхшы идея. Сезнең бурычыгыз-организмның ихтыяҗларын тыңларга, үз теләкләреңне ишетергә өйрәнү.  

Мәхәббәт. Кыслалар мөнәсәбәтләр дулкынына  башлары белән  чумарлар. Ялгызларның үз мәхәббәтләрен очрату  мөмкинлеге бар. Ләкин мөнәсәбәтләрнең  артык тиз үсүе ихтимал, бу халәт шикләнү тойгысы уятырга  мөмкин, бәлки нигезсез курку барлыкка килер. Ашыгыч карарлар кабул итмәгез, үзегезгә бераз уйланырга вакыт  калдырыгыз.

Арыслан  (23.07-22.08)

Эш һәм финанслар. Куян елы Арысланнар өчен бик мөһим булачак — сезнең тормышыгызда  мөһим карар кабул итәргә туры киләчәк. Авырлыкларның бер сәбәбе – эш, ләкин бу сезнең һөнәри үсешегезгә һәм үзаллы үсешкә ярдәм итәр. Көзге мизгел  Арысланга лидерлык сыйфатын күрсәтү, чит телне өйрәнү яки яңа һөнәр үзләштерү өчен идеаль вакыт булачак.

Арысланнар  өчен 2023 елда финанс йолдызнамәсе профессиональ эшчәнлек белән турыдан-туры бәйле өстәмә керем чыганакларын фаразлый. Финанслар үссә дә, бу йолдызнамә вәкиләре  тормышында чыгымнар да артачак. 

Сәламәтлек. Арысланнарга физик һәм эмоциональ халәте турында кайгыртырга кирәк: җитәрлек йокларга, дөрес ашарга, начар гадәтләрдән арынырга вакыт. Сәламәтлек белән бәйле теләсә нинди проблемаларны алар килеп тугач та хәл итү яхшырак, шуңа күрә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, ә үз вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Мәхәббәт. «Әгәр тормышта уңышка ирешеп булмаса, мәхәббәттә уңыш елмаер», — менә шулай  әйтүләре  Арысланнарга туры килә. Беренче планга романтик һәм шәхси мөнәсәбәтләр чыгачак. Йолдызлар тирә-якка  карарга киңәш итә: сезнең якын тирәгездәге  берәү сезгә күптәннән  җылы һәм кайнар  хисләр кичерәдер, ләкин сез мәшәкатьләрегез аркасында моны сизми дә калырга мөмкин.

Кыз (23.08-22.09)

Эш һәм финанслар. Ел башында күңел төшенкелегенә бирелү куркынычы зур. Бу халәт кинәт килеп туган  яңа җаваплылыктан һәм сезнең  моңа әзер булмавыгыз аркасында  булырга мөмкин. Кайбер нәтиҗәләргә ирешү өчен бик күп эшләргә туры киләчәк. Икенче яртыеллыкта барысы да яхшы якка үзгәрә башлый. Яңа эш, яңа вазифа белән бәйле  тәкъдимнәр булачак. Әгәр дә Кызлар ашыкмыйча дөрес эшләсә, финанс уңышлары гарантияләнәчәк.

Сезнең кайберләрегез күбрәк акчалы эш табачак,  кемнәрнеңдер бүтән керем чыганаклары булачак.

Сәламәтлек. Ә менә әлеге йолдызнамә вәкилләренең күпчелеге алдында торган төп проблема — сәламәтлек. Ел башыннан арыганлык барлыкка киләчәк, шуңа күрә ел дәвамында сез үз организмыгызны тыңларга тиеш. Көн режимын, ашау режимын үтәргә тырышыгыз, ачык һавада күбрәк вакыт үткәрегез, күнегүләр ясый башлагыз яки спорт белән шөгыльләнегез.

Мәхәббәт. Тагын бер өстенлекле юнәлеш – мөнәсәбәтләр. Ялгызлар быел күптән хыялланган сөйгән яры белән таныша ала. Романтик мөнәсәбәтләр тиз башланачак. Әгәр дә иптәшегез сезнең хисләрегезне җылытмаса, дәрт, гашыйк булу, кызыксыну тиз сүнәргә мөмкин. Гаиләлеләргә  бу елда гармония һәм тынычлык көтәргә кирәк.

Үлчәү (2.09-23.10)

Эш һәм финанслар.Сезгә сак булырга туры киләчәк, аннары зур көч һәм энергия артуын сизерсез. Бу сезгә карьера баскычыннан күтәрелергә ярдәм итәчәк, ләкин хезмәттәшләр һәм югары җитәкчелек белән аралашуны көйли алсагыз гына. Яхшы әңгәмәдәш сыйфатларын үстерергә тырышыгыз: күбрәк тыңлагыз, азрак сөйләшегез, ипле булыгыз. Мондый стратегия сезне уңышка китерәчәк.

2023-нче елда Үлчәүләр өчен   яңа танышулар финанс үсешкә   юллар ачачак. Яңа проектларга акча салу, милек сатып алу отышлы булачак.

Сәламәтлек. Энергия һәм көч арту өчен, тәнегез белән теләсә нинди манипуляция эшләгез: массаж, скрабинг,гомумән,  үзегез турында кайгыртыгыз. Шулай ук спорт белән шөгыльләнегез, җәяү йөрегез, сәламәтлегегезне тулысынча тикшертегез.

Мәхәббәт. Үлчәүләр  өчен бу иң романтик ел булачак, һәм сез аны 100 проценткка сизерсез. Ел башыннан ук сезне романтика дулкыны каплаячак. Башкалардагы иң яхшы сыйфатларны күрергә тырышыгыз.

Чаян (24.10-22.11)

Эш һәм финанслар. Быел Чаяннар өчен яңа мөмкинлекләр чоры булачак. Ләкин барысы да җиңел генә яуланмый, күпчелек максатларга түземлек һәм тырышлык белән ирешеләчәк. Бу профессиональ уңышка ирешергә ярдәм итәчәк, карьера үсеше өчен зур мөмкинлек бирәчәк, шулай ук бизнес империясен төзү өчен уңайлы вакыт.

Әлеге йолдызнамә билгесе вәкилләрен кенә күңелле вакыйгалар көтә, алар керемнең артуына китерәчәк. Хезмәт хакы артудан тыш, ел азагында премия дә сөендерәчәк.

Сәламәтлек. Чаяннар  нерв системасы авырулары, арыганлык һәм хроник стресс белән очрашырга мөмкин. Боларның барысын да катлауландырмас өчен, эш белән ял арасында баланс табу яхшы идея — күбрәк йөрегез, күнегүләр ясагыз. Сәламәтлеккә игътибарлы булыгыз!

Мәхәббәт. Мөнәсәбәтләрдә сезне шактый катлаулы чор көтә. Могҗиза көтәргә ярамый. Ялгыз кешеләрне ялгыз калу  халәте   борчыр. Ләкин сез төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел, сезнең тормыш иптәшегез белән очрашу мөмкинлеге бар. Гаиләлеләр дә  түземлерәк, йомшаграк булыгыз!

Укчы (23.11-21.12)

Эш һәм финанслар.Куян елында сез вакыйгалар уртасында кайнаячаксыз, иң мөһиме — якыннарыгыз һәм туганнарыгызның ярдәменә таяныгыз. Сезгә бик күп җитди сорауларны чишәргә туры киләчәк, шуңа күрә сабырлык һәм түземлек тупларга тырышыгыз. Бу сезгә лидерлык позициясен алырга яки эшчәнлек өлкәсен үзгәртергә ярдәм итәчәк. Карьера баскычыннан күтәрелүдән тыш, яңа белем, яңа тәҗрибә таләп ителәчәк.

Керемнең артуы сез алдан планлаштырган, ләкин тормышка ашырырга курыккан өстәмә табыш аша киләчәк. Торагын алмаштырырга яки аны зурайтырга теләгән кешеләргә бу хыялын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Күп кенә Укчылар акча туплау турында уйлана башлаячак, кемдер инде ел башыннан банкта депозит ачачак.

Сәламәтлек. Укчыларның ел буе физик хәле яхшы булыр, ләкин профилактик чаралар артык булмас. Шулай ук дөрес  туклану турында кайгыртырга киңәш ителә, югыйсә артык авырлык проблемалары булырга мөмкин. Җиңел физик активлык, ачык һавада йөрү,  ял итү  хәлегезне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Мәхәббәт. Укчылар  өчен Куян елында  романтик мөнәсәбәтләр көтелми. Әмма гаилә мөнәсәбәтләрен яхшырту өчен уңайлы чор. Тормыш иптәшегез  белән күбрәк сөйләшергә, гаилә белән вакыт үткәрергә киңәш ителә. Сезнең бердәм шөгылегез булырга мөмкин, бу бер-берегезне яхшырак белергә генә түгел, ә күптән онытылган иң җылы, иң ихлас хисләрне уятырга мөмкинлек бирәчәк.

Кәҗәмөгез (22.12-20.01)

Эш һәм финанслар.Кәҗәмөгезләрнең кайберләренә карьера үсеше тәкъдиме киләчәк. Бәлки, озак вакытка командировкага чыгасы бардыр, анда сез файдалы тәҗрибә туплый алырсыз, аны киләчәктә практикада кулланачаксыз. Эш сезнең өчен беркайчан да күңелсез булмаячак.

Кәҗәмөгез беренче өч-дүрт-алты айда эш белән мәшгуль булачак. Тик менә эш бурычлары күп булачак, ә акча күләме мондый прогрессиядә үсмәячәк. Елның икенче яртысында керемнәр артыр дип көтелә. Җәйге айда сез зур сатып алулар, сәяхәтләр планлаштыра аласыз, чөнки сезнең финанслар сезгә барысын да рөхсәт итәчәк. Финанс агымы ачылачак. Иң мөһиме – бирешмәү һәм аны көтү!

Сәламәтлек. Кәҗәмөгезләрнең сәламәтлеге бик яхшы дәрәҗәдә булачак, ләкин табиб киңәшләрен үтәргә онытмагыз. Һәр очракта  көн режимын үтәү, дөрес ял итү һәм физик активлык өчен вакыт табу, шулай ук психик сәламәтлегегезгә вакыт бүлү мөһим — спорт белән шөгыльләнегез, витаминнарны курслап эчегез, дөрес ашагыз!

Мәхәббәт. Кәҗәмөгезләрнең  мөнәсәбәтләре тыныч һәм тигез барачак, шуның аркасында  бар игътибар эшкә юнәлтеләчәк, ләкин исегезгә төшерәбез, бу тормышның бердәнбер өлкәсе түгел. Дуслар белән мөмкин кадәр күбрәк очрашырга тырышыгыз, теләсә нинди чараларда катнашыгыз,  күп вакытыгызны гаиләгез белән үткәрегез!

Сукояр (21.01-18.02)

Эш һәм финанслар. 2023 елның башында күпчелек Сукоярларда  тормышларына кискен үзгәрешләр кертү теләге барлыкка киләчәк. Сезнең хаталанырга да һәм яңа тормыш башларга да мөмкинлегегез бар. Профессиональ эшчәнлегегездә булган барлык кыенлыклар һәм киртәләр файда китерәчәк.

Сукоярларның финанс йолдызнамәсе 2023 елда беренче өч айның стресслы булачагын кисәтә. Сезнең көзге айда матди әйберләр белән бәйле хыялыгыз тормышка ашачак: фатир сатып алу, теләгән  чит илгә сәяхәткә бару яки яңа машина алу.

Сәламәтлек. Сукоярлар бөтен энергияне эшкә сарыф иткәнгә күрә  үзләрендә көч җитмәүне сизәчәк. Бу проблеманы чишү өчен, үзегезгә һәм тәнегезгә күбрәк вакыт бүлү – иң  яхшысы. Табибка вакытында мөрәҗәгать итсәгез, сәламәтлек какшавы янамас.

Мәхәббәт. Романтик мөнәсәбәтләрдә киеренкелек белән очрашу куркынычы бар, сөйгән ярлар арасындагы  мөнәсәбәтләргә нокта куелуы ихтимал. Йөрәкләрен ачкан, ләззәтләнә алган Сукоярлар  мөнәсәбәтләрдә бәхетле булачак. Иптәшегезнең инициатива  күрсәткәнен көтеп тә торасы түгел. Тормыш иптәшегезнең эмоциональ халәте турында кайгыртырга, ешрак сөйләшергә һәм аның бергә күбрәк вакыт үткәрергә тырышыгыз!

Балык (19.02-20.03)

Эш һәм финанслар. Бу ел сезнең тормышыгызда зур казанышлар елы булачак. Быел Балыклар өчен карьера уңышы һәм финанс иминлек вәгъдә ителә. Эшне кискен үзгәртергә кирәкми, үз-үзегезне тәрбияләү яхшырак. Сездә кызыклы идеяләр туачак, алар җитәкчелек тарафыннан хупланачак.

Профессиональ эшчәнлектәге уңыш шунда ук финанс иминлегенә тәэсир итәчәк, керем арту мөмкинлеге бар. Финанс хәлегезне дуслар һәм якыннар ярдәмендә яхшыртуыгыз ихтимал. Бәлки, сезнең тирәдәге берәрсе сез күптән уйлап йөргән планнарны тормышка ашырырга этәрер.

Сәламәтлек. Балыкларга үз сәламәтлекләре турында борчылырга туры килмәячәк – көч һәм энергия агымы «бөтен җирдән чәчеләчәк». Үз туклануыгызга  игътибар итегез, спорт күнекмәләре эшләгез. Әгәр дә сезнең электән сәламәтлек буенча проблемаларыгыз булса, контроль тикшерүләр  үтү, ышанычлы табиб табу мөһим.

Мәхәббәт. Сезнең кәефегезне боза торган бердәнбер нәрсә –башкалар белән киеренке мөнәсәбәтләр. Сезгә икенче яртыгыз белән уртак тел табу кыен булачак, эш аркасында вакыт һәм көчегез булмаячак. Бер-берегез белән күбрәк вакыт үткәрү, иптәшегезнең эшләре белән кызыксыну һәм өйдәге җаваплылыкны бүлү –  яхшы идея. Бу сезне тагын да якынайтачак.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: