Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
13 гыйнвар 2023, 18:21

Яхшы чәчтарашны начарыннан ничек аерырга?

Яхшы белгеч клиентка килешле прическа һәм чәч төсен сайлау осталыгына ия.

Яхшы чәчтарашны начарыннан ничек аерырга?
Яхшы чәчтарашны начарыннан ничек аерырга?

Стилист Артем Карин бу хакта үзенең киңәшләрен бирә. Артем Карин билгеләвенчә, гадәттә яхшы чәчтараш үзенең эш үрнәкләре белән үзенең һөнәри блогында таныштырырга тырыша. Моннан тыш, оста турында мәгълүматны ул эшләгән салон сайтында табарга мөмкин. Анда клиентларның сеанска кадәр һәм сеанстан соң төшерелгән фотолары булырга тиеш.
Шулай ук яхшы белгеч клиентка килешле прическа һәм чәч төсен сайлау осталыгына ия. Шул ук вакытта чәчләрнең торышы турында сөйләп бирә ала. Оста чәчтараш шулай ук көйләмичә дә матур торырлык итеп чәчләрне кисә ала. Әгәр ул сезгә иртән чәчләрегезне көйләргә күп вакыт кирәк булачак дип фаразлар кыла башласа, мондый чәчтараш белән эш итмәвегез хәерлерәк ди стилист.

Фото:mykaleidoscope.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: