Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
13 гыйнвар 2023, 14:40

Менә, ичмасам, булдыклылар

Тапкыр укучылар кайсы мәктәптә укый?

Менә, ичмасам, булдыклылар
Менә, ичмасам, булдыклылар

Тапкыр укучылар кайсы мәктәптә укый?

 

Дүртөйле  шәһәренең 4 санлы мәктәбе укучылары теләге белән белем учагында ял зонасы барлыкка килгән.

Өлкән сыйныф укучылары үзләре бу проектка нигез салганнар һәм сметаны әзерләп, аны бюджет бүлү конкурсына тәкъдим иткәннәр. Менә шулай укучылар үз хыялларын тормышка ашыруга республика бюджеты финансларын җәлеп итүгә ирешкәннәр.

 12 гыйнварда ял зонасы тантаналы шартларда ачылган.

Ял зонасы мәктәпнең беренче катында урнашкан. Анда косметик ремонт ясаганнар, җиһазларны алыштырганнар, колонкалы телевизор урнаштырганнар, шунда ук идән һәм өстәл уеннары барлыкка килгән, шулай ук грифель такта да бар.

Бу мәктәп укучыларының хәзер ял итү өчен заманча һәм бик уңайлы почмагы бар.

“Безнең укучылар бу проектны башыннан ахырына кадәр үзләре уйлады һәм ул грант отты. Безгә республика бюджетыннан ярты миллион бүлделәр, 55 мең муниципаль бюджеттан бирделәр, ә калган йөз меңнән артык сум акчаны әти-әниләр җыйды,– ди мәктәп директоры Динар Нәбиев.

 

Менә, ичмасам, булдыклылар
Менә, ичмасам, булдыклылар
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: