Үзвакытында ашыгыч ярдәм чакырта алыр өчен өлкән яшьтәге ир белән хатынга бергә йокларга кирәк, дип сөйләгән табиб-сексолог, гаилә психологы Евгений Кульгавчук.
Партнерының хырлавы яисә башка температура режимына өстенлек бирү сәбәпле, күп өлкән яшьтәге русиялеләр аерым йокларга ярата, дип белдергән табиб.
Әмма Кульгавчук фикеренчә, бер кроватьта йоклау хәвефсезрәк, аеруча өлкән яшьтә. “Сер түгел, төнлә үзвакытында чакыртылган ашыгыч ярдәм еш кына инфаркт яисә инсульт кичергән кешене үлемнән коткара. Ә менә төрле бүлмәләрдә йоклаучылар өчен мондый хәлләр фаҗигале тәмамланырга мөмкин”, – дип кисәткән табиб.
Чыганак: lenta.ru