Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
13 гыйнвар 2023, 17:58

Чамасын белгәндә генә файдалы

Бүген көненә кимендә ике литр таза су эчәргә кирәк дигән фикер яши.

Чамасын белгәндә генә файдалы
Чамасын белгәндә генә файдалы

Никадәр дөреслеккә туры килә ул? Гастроэнтеролог Олга Ситкина фикеренчә, никадәр су кирәклеген организм үзе белдерә. Аны игътибар белән тыңларга гына кирәк. Организмның су-тоз алмашын тәэмин итүче һәм дымның гадәттән тыш югалуына каршы торучы системалары бар. Сыекча кытлыгы туган очракта организм сидек барлыкка килүне һәм тир бүленүне киметә башлый.
Дөрес, организмга су гадәттәгегә караганда күбрәк кирәк булган чаклар да була. Балаларга, өлкәннәргә, спортчыларга, вируслы чирләр, эч китү һәм косу белән авырганнарга суны күп эчәргә кирәк. Шулай ук рационында клетчаткалар күп булганнарга, хәмер һәм сидек кудыру чаралары эчкәндә, эссе һәм коры климатта булган чакта.
Гастроэнтеролог кемдер киңәш иткән өчен генә организмны су белән тутырырга кирәкми, биредә үзеңнең тойгыларга игътибар итәргә кирәк ди.
Организмны мәҗбүри рәвештә су белә тутыру күңелсез нәтиҗәләргә китерә. Мәсәлән, сыекчаны күп эчү шешенүгә китерә. Белгеч шулай ук су гына эчәргә кирәк дигән раслауны да кире кага. Чәй, аш, сутлар организмга сыекча булып бармый дигән фикер дә дөреслеккә туры килми. Сут, чәй, аш шулай ук организмдагы су балансын тутыра. Ә менә көчле итеп сусаганда нәкъ менә таза су гына су-тоз балансын тиз тергезә.

Фото:royal-forest.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: