Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
10 гыйнвар 2023, 13:24

Англия савыт-сабага каршы көрәш башлаган

Сүз пластиктан ясалган тәлинкә, аш-су приборларын чикләү турында бара.

Англия савыт-сабага каршы көрәш башлаган
Англия савыт-сабага каршы көрәш башлаган

Бөек Британия хөкүмәте илдә бер тапкыр кулланылучы савыт-сабаны файдалануны тыячак. Сүз пластиктан ясалган тәлинкә, аш-су приборларын чикләү турында бара.
Бөек Британиянең тирә-як мохит, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Тереза Коффи бер тапкыр кулланылучы савыт-сабаны тыю тирә-як мохитне пластик белән чүпләүдән туктатырга ярдәм итәчәк дип саный.
Статистикага ярашлы, Англиядә ел саен 1,1 млрд. бер тапкыр файдаланылучы тәлинкә һәм 4,2 млрд. пластик аш-су приборлары файдаланыла. Аларның нибары 10 проценты гына файдаланудан соң эшкәртелә икән. Күптән түгел Шотландиядә һәм Уэльста мондый товарларны куллану тыелган булган.
Коффи белдерүенчә, процесс этаплап үткәреләчәк, ә күнегелгән пластик товарларны биотаркалучы альтернативалар белән алыштырачаклар.

Фото:arkon-snab.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: