Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
10 гыйнвар 2023, 14:06

Алтмышынчы баласы туган

Һәм бу соң чик түгел әле, ди ул.

Алтмышынчы баласы туган
Алтмышынчы баласы туган

Пакистанда яшәүче 52 яшьлек Сәрдәр Җан Мөхәммәт Хан Хилҗиның алтмышынчы баласы туган. Дөнья рекорды куйган әти бөтен хатыннарын һәм балаларын тәрбияләү көченнән килүе белән горурлануын белдерә. Шәхси клиникасы аңа яхшы гына табыш китерә икән.
Алтмыш бала атасы ирешелгәннәрдә туктап калмаячагы һәм болай да ишле гаиләсен тагын да ныграк ишәйтү өчен янә бер яшь хатын алырга җыенуын белдергән. Бүген исә Сәрдәрнең өч хатыны бар һәм, күрәсең, ул хатыннар бәби табудан тәмам алҗыганнар. Шул сәбәпле Сәрдәр танышларын һәм туган-тумачаларын бәби табарга каршы булмаган тагын бер җәмәгать табарга булышуларын үтенгән.
"Мин  дүртенче никахка керү өчен дус-ишләремнән кыз табарга ярдәм сорадым",- ди ир.
Ул хатыннарымны һәм балаларымны тәрбияләү көчемнән килә дип инандыра. Чөнки шәхси клиникасы аңа яхшы гына керем китерә. "Дөрес,- ди ул,- соңгы вакытларда яшәү катлаулана бара - бар да кыйммәтләнә". Аеруча азык-төлек һәм беренче куллану товарлары кыйммәтләнүенә зар кылган. Мәгәр шулай булса да ниятеннән кире кайтмаячагын белдергән.
Моннан биш ел элек ул 100 бала әтисе булу теләген белдергән булган. Хәзер исә инфляцияне искә алып, тыйнаграк санны карарга җыенган, ләкин, аңлашылуынча, 60 балада гына тукталырга исәбе юк.

Фото:news.myseldon.com

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: