Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
9 гыйнвар 2023, 14:30

Кечкенә дә, төш кенә

11 яшьлек кыз телефонга җитәрлек акча эшләгән.

Кечкенә дә, төш кенә
Кечкенә дә, төш кенә

11 яшьлек кыз телефонга җитәрлек акча эшләгән.

 

 

Татарстанның Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче 13 яшьлек  Самирә Рәхимова оста итеп калфак чигә. Тырыш кыз шулай телефонлык акча эшләгән.

Бу эшкә ул 11 яшендә тотынган. Кечкенә кызны хәзер бөтен республикада беләләр. Ул ясаган калфакларны соратып алалар.  Самирәнең әнисе дә оста куллы икән.

– Минем әбием бик оста иде. Ул безне кечкенәдән кул эшләренә өйрәтте. Әбинең сандыгы әле дә өебездә кадерле истәлек булып тора, – ди Самирәнең әнисе Ильмира ханым. – Икенче кызым беренче сыйныфта укыганда бер бәйгедә катнашырга булды. Без аны әзерли башладык. Күлмәген дә тектек, тик калфак юк. Кая гына бармадык, табып булмады. Шуннан соң Самирә белән бергә утырдык та калфак чигәргә булдык. Бу эш кызыма ошап китте. Мин аның күңелен үстереп тордым, булдырасың, дип балама көч бирдем. Самирә кул эшләренә ял көннәрендә һәм каникулда гына алына. Калфакка заказларны да җәй көне ала. Кечкенә кызның кул җылысы белән эшләнгән калфакларны Сарман районының мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә дә җибәргәннәр, Мамадышка килгән туристлар да сатып алып киткән.
– Киемнәрне чигеп бизәргә яратам. Әле менә футболкаларга, акча янчыгына милли бизәкләр ясый башладым. Калфакны бәрхеттән тегәм, аннары төрле сәйләннәр белән бизим. Алтын җепләр белән дә чигә беләм. Бизәкләрне алдан төшермим. Кулларым үзе белеп чигә, – ди ул. – Калфак, түбәтәйләрне интернеттан оста Луиза Фәсхетдинованың кул эшләреннән карап өйрәндем. Аның түбәтәйләрен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та кия бит. Әле миңа чын оста булыр өчен бик күп тырышырга кирәк.

Самирә турында без “Милли хәзинә” сайтында укып белдек.

       Булдыклы туташ узган ел Сабантуй бәйрәмендә кул эшләрен сатып, үзенә кесә телефоны алырлык акча эшләгән. Кызның һөнәрләре моның белән генә бетми. Ул бик оста итеп рәсем ясый, тортлар, камыр ашлары да пешерә.

 

 

Кечкенә дә, төш кенә
Кечкенә дә, төш кенә
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: