Болар кызыклы!
25 декабрь 2022, 06:04

Идән җимерелгәнче биегәннәр

25 бала барлыкка килгән чокырга егылып төшкән.

Идән җимерелгәнче биегәннәрИдән җимерелгәнче биегәннәр
Идән җимерелгәнче биегәннәр

Перуның Сан-Мартин каласында чыгарылыш сыйныф укучылары шулкадәр биегәннәр ки, хәтта аяк астында идәннәре җимерелгән. Нәтиҗәдә, 25 бала барлыкка килгән чокырга егылып төшкән.
Идән ник җимерелгәндер, сәбәбе билгеле түгел. Агач идән ду кубып биегән яшьләрнең тыпырдавына чыдамаган, диләр. Вакыйгадан соң каза күрүчеләрне дәваханәгә озатканнар. Һәлак булучылар юк, әмма төрле дәрәҗәдә җәрәхәт алучылар булган.
Дөньяда шуңа охшаш вакыйгалар шактый күп. Мәсәлән, Американың Колорадо штатының Ледвилл каласында яшәүче бер ир келәткә әйберләрен алырга кергәч, кинәт кенә җир убылып, 9 метр тирәнлегендәге чокырга төшеп киткән.
Менә шуңа охшаш тагын бер вакыйга. Австралиянең Көняк Уэльс штатындагы Мори каласында елга буенда кинәт кенә пәйда булган чокыр өч кешене йоткан. Ярдәм сорап кычкыруларын ишетәләр һәм коткаручылар аларны чокырдан тартып чыгаралар.
Шундый коточкыч хәлләргә тарырга язмасын!

Фото: tengrinews.kz

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас