

Билгеле җырчылар җыелган кичәдә журналистлар аңардан соңгы вакытта истә калган вакыйгасы турында сораганнар.
"Соңгы вакытта минем белән булган иң истәлекле вакыйга - ул менә шушы куллар тудырган тиңдәшсез матурлык. Кемнәрнеңдер үзенең диетологы, психологы бар, ә минем үземнең пластик хирургым бар. Ул һәрвакыт минем белән, ул - минем аллам, ул - минем яшьлегем һәм мәңгелек матурлыгым", - дигән мәшһүр җырчы, кырында басып торган пластик хирург Тимур Хәйдәровны иңбашыннан кочып.
Моңа кадәр Филипп Киркоров ябыгыр өчен диетага утырачагы турында белдергән. Безгә исә аңа уңышлар гына телисе кала.
Фото: Коммерсантъ