

Чыршыны бизәгәндә теләкләр теләргә була. Акча кирәк икән, чыршыга кәгазь акчалар элегез. Бәхет теләсәгез, йөрәкләр белән бизәгез.
Тагы бер ышану бар әле: бала турында хыялланган хатын-кыз чыршы астына уенчыклар һәм балалар әйберләрен куярга тиеш. Әгәр урман гүзәле тамыр җибәрсә-бу гаиләдә арту көтелүенең ышанычлы билгесе булып санала.
Балага узарга теләүчеләргә өйләренә кечкенә балалары булган хатын-кызларны чакырырга, ә бер компаниягә эләккәч, аның ризыгы белән бүлешергә сорарга, әйтик, бер кашык торт кисәген татып карарга киңәш итәләр.