

“Русиянең иң көчле кешесе” исемен йөртүче 48 Эльбрус Нигъмәтуллин Уфада яңа дөнья рекорды куйган. Бу юлы ул 380 кг авырлыктагы ике бүрәнәне 60 секунд буена тотып торган. «Башкортстан» дәүләт концертлар залы бинасы каршындагы мәйданда бу тамашаны карарга дистәләгән кеше җыелган иде.
" Моңа мин озак әзерләндем, ярты елга якын формага килдем. Дөресен әйткәндә кышкы суыкта рекорд кую авыррак. Һава торышы үзгәрүчән, иртән 15 градус иде. Суык тимерне тотып тору җайсыз. Куллар оеды, бармаклар сизми башлады. Ләкин мин бер минут тора алуыма бик шат", - дигән рекордчы.