Болар кызыклы!
20 декабрь 2022, 06:00

Ә сез чыршы бизисезме?

Ничәне?

Ә сез чыршы бизисезме?Ә сез чыршы бизисезме?
Ә сез чыршы бизисезме?

Ничәне?

 

Быел өйләрегездә чыршы бизисезме, җәмәгать?  Бала-чагаларыгыз булса, аларга шатлык бүләк итү өчен куясыздыр аны. Урман сылуын гаилә белән бизәүләре ни тора, күпме шатлык көтә бит!

Бер чыршы бизәү дә зур, әмма күңелле мәшәкать. Ә менә кемнәрдер, Яңа елны нык яратучылар, урман гүзәлен хәтта ки 15 (!) не бизәгән!

Бөек Британиядә яшәүче ирле-хатынлы Пол һәм Ли барысын да уздырганнар. Безнең кебек, башкалар кебек вакланып тормаган алар, унбиш чыршыны бизәп утыртканнар.

Аларның бәйрәм кәефе шулкадәр яхшы, ди, хәтта ки бер бүлмәдә икешәр чыршы куйганнар. Бәйрәм яме урамнан күренеп торсын дип ихатада да бизәгәннәр.

Раштуаны шулкадәр хөрмәт итүче гаиләне кем аңлаган, кем – юк. Һәрвакыттагыча...

 

 Фото: 120 su

Ә сез чыршы бизисезме?
Ә сез чыршы бизисезме?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас