

Яңа ел йортыгызга иминлек, муллык һәм бәхет алып килсен дисәгез, түбәндәгеләрне ЭШЛӘРГӘ киңәш итәбез.
*Бәхет чиста һәм пөхтә йортка килә, бәйрәм алдыннан өегезне җыештырырга, тәртип урнаштырырга онытмагыз.
*Мунча яки саунага бару да яхшы гадәт.
*Яңа ел төнендә ишек төбегезгә берәр хайван килеп баскан икән, аны кертергә кирәк. Шул рәвешле бәхет өегезгә керергә тели дигән ышану бар.
*Яңа елда акчалар күпләп килсен өчен искесендә бурычлардан арынырга кирәк.
Ә боларын 31 декабрьдә ЭШЛӘМӘВЕГЕЗ хәерлерәк булыр.
*Узган елга бәйле хәтирәләргә бирелеп еларга, боегырга кирәкми.
*Чәч, тырнак кисәргә, кырынырга кирәкми. Юкса, уңышыгызны кисәрсез, ә хатын-кызлар чибәрлеген югалтыр.
*Бурычка акча алырга һәм бирергә ярамый. Ә менә хәер эстәүченең яныннан узганда тиен акча биреп китү яхшы булыр.
* Аяк киемен ремонтларга ярамый. Яңа елың искедә үтәр.
*31 декабрьдә өй җыештырырга, идән себерергә ярамый. Бәхетеңне себереп чыгарасың.