

Гастроэнтеролог Вероника Корнилова Яңа ел кичендә сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин булган күлмәк модельләрен санап чыккан. Бу хакта табиб «Газеты.Ru» басмасы журналистлары белән әңгәмәсендә әйткән.
Беренче чиратта, табиб корсак куышлыгындагы басымны арттыра торган фасоннардан, әйтик, күлмәк-футлярлардан баш тартырга киңәш итә, чөнки кысынкы күлмәк рефлюкслар барлыкка китерергә мөмкин.
"Артык ашау һәм тыгыз кием бер-берсе белән туры килми. Рефлюкслар кәефне бозачак һәм хәлне алачак», - дип ассызыклады ул.
Табиб сүзләренчә, Яңа елны бәйрәм итү өчен русиялеләргә А-силуэтындагы эчне кысмаган һәм шул рәвешле ашказаны-эчәклек трактына начар йогынты ясамаган иркен күлмәкләргә өстенлек бирү яхшырак. Кысып торган тәтәй күлмәк киясең килә икән, бәйрәм кичендә ашамыйсың инде. Ә сез нинди күлмәкләр кияргә уйлап торасыз, дуслар?