Болар кызыклы!
14 декабрь 2022, 05:07

Ә сез беләсезме?

*Интернетта песиләр төшерелгән фото һәм видеоларны карау канәгатьсезлек, усаллык һәм төшенкелек хисен бетерә. Этләр яки башка хайваннарны карау андый нәтиҗә бирми.

Ә сез беләсезме?Ә сез беләсезме?
Ә сез беләсезме?

*Мароккода кәҗәләр үлән җитмәгәнлектән, көтүләре белән  агач башына менеп аргания җимешләре белән туклана.

*Бронежилет, пожар баскычлары, автомобиль “дворник”ларын һәм лазер принетерларын хатын-кызлар уйлап тапкан.

*Дельфиннар батып баручы кешеләрне коткара. Алар хәтта серфингистларны акулалардан сакларга тырыша.

*Интернетта песиләр төшерелгән фото һәм видеоларны карау канәгатьсезлек, усаллык һәм төшенкелек хисен бетерә. Этләр яки башка хайваннарны карау андый нәтиҗә бирми.

*Бар көченә йөгергән страус атны узып китә ала.

*Физик галиме Джек Хезерингтонны фәнни эшенең бердәнбер авторы итеп танудан баш тарканнар. Чөнки автор “без”, “безнең” дигән сүзләр кулланып язган. Галим эшен кире язып чыгарга иренгән һәм автордашы итеп үзенең песиен өстәгән.

*Әгәр бер шешә кока-кола сатып алган саен бер агач утырта барсалар, Җир шарында урман массивлары 3 елда тергезелер иде.

*Шафран — Җир йөзендәге иң кыйммәтле тәмләткеч. Аны киптерелгән көрән  «крокус» чәчәгенең үзәгеннән ясыйлар. 30 грамм тәмләткеч эшләр өчен 75 мең чәчәк кирәк. Ә ул чәчәкләрне нигездә кул белән җыялар.

*Песиләр татлы тәмне тоймый.

Бал кортларын һәм шөпшәләрне, этләрне өйрәткән кебек, шартлаткычлар һәм наркотиклар эзләргә өйрәтеп була.

*Песиләр үзара “мияу”лап аралашмый. Андый авазны алар кешеләр өчен генә махсус куллана.

*Банан кабыгын күгәргән урынга 10-30 минутка куеп торсаң, күгәргән эз бетә.

*Галапагос ташбакалары 150 ел яши. 1 ел азыксыз һәм сусыз тора ала.

*Грециянең милли гимны 158 куплеттан тора.

*Гамбургта ирләр өчен балалар бакчасы бар.  

*Чаян бер ел ашамый тора ала. Моннан тыш, чаянны берничә атнага туңдырып куеп, аннан соң эретсәң, ул элеккечә йөгереп китә.  

*Таныш түгел яңа шөгыль баш миен эшләтергә ярдәм итә. Үзеңнән акыллырак кешеләр белән аралашу да шундый ук нәтиҗә бирә.

*Этләр арасында гәүдә зурлыгын исәпкә алып караганда  чихуахуаның баш мие иң зуры.

*Google компания секундына якынча 700 доллар эшли.

*Германиядә урта гасырларда теш авыртуын ишәкне үбеп бетереп була дип ышанганнар.  

*Шикәр мамыгын (сахарная вата) стоматолог уйлап чыгарган.

*Күселәр һәм жирафлар дөягә караганда сусыз озаграк тора ала.

*3 иң акыллы этләр токымы: бордер-колли, пудель һәм немец овчаркасы, иң акылсызлары: афганская борзая, бульдог һәм чау-чау.

*Нью-Йоркның Үзәк Паркы мәйданы буенча Монако кнәзлегеннән ике тапкыр һәм Ватиканнан ун тапкыр зуррак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас