Болар кызыклы!
14 декабрь 2022, 05:15

Елмаеп-көлеп атлыйк алга!

Бер хәерче елга буенда балык тотып утыра. Кармакка Алтын балык эләгә. -Яра, мужик, тиз генә бер теләгеңне әйт! -Минем өйгә сыярлык акча бир! Ир йөгереп кайтса, өенең идәнендә бер 500 сумлык кына аунап ята! Кире чаба теге. -Әй, пешереп ашарлык нәрсә, ник алдадың??!! Алтын балык тыныч кына:  

Елмаеп-көлеп атлыйк алга!Елмаеп-көлеп атлыйк алга!
Елмаеп-көлеп атлыйк алга!

Бер хәерче елга буенда балык тотып утыра. Кармакка Алтын балык эләгә.

-Яра, мужик, тиз генә бер теләгеңне әйт!

-Минем өйгә сыярлык акча бир!

Ир йөгереп кайтса, өенең идәнендә бер 500 сумлык кына аунап ята! Кире чаба теге.

-Әй, пешереп ашарлык нәрсә, ник алдадың??!!

Алтын балык тыныч кына:

-Аңламадым, нәрсә акча өеңә сыймаганмыни?!

**

Бер ир сатучыга:

-Ничә тавыгыгыз бар?

-Алты.

-Бик яхшы. Шуларның өч иң начарын сайлап алыгыз әле.

Сатучы хатын аптырап карап ала да сөенә-сөенә өчесен сайлап өстәлгә куя.

-Төрергәме?

-Боларын - юк. Миңа калган өчесен төреп бирегез, - ди ир.

**

-Песи аш бүлмәсендә нигә шулкадәр дөберди икән ул? – ди хатыны иренә.

-Ә син аны бүген ашаттыңмы соң?

-Юк.

-Димәк, үзенә ашарга әзерли.

**

Чын хатын-кыз чын ир-егеткә беркайчан да  кияүгә чыга алмый. Чөнки чын хатын-кыз беренче тәкъдимгә үк ризалашмый. Ә чын ир-егет ике тапкыр кабатламый.

**

Балаларын иренә караганда ныграк яратам дигән хатын-кызга ышанмагыз. Теләсә кайсы хатын балаларын күрше хатынга калдырып китә ала. Ә ирен –беркайчан да!

**

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас