

Русиядә ел саен 28 мең тонна ташлындык алюмин савыт җыела икән. Ташланган банкалар санын Русия экология операторы (РЭО) белгечләре исәпләгән. 28 мең алюмин банканың 23 мең тоннасы эшкәртелгән.
Алюмин банкалар кыйммәтле икенчел чимал булып санала. Эшкәрткәннән соң аңардан файдалы фракцияләр сыгып алалар.
РЭОның тотрыклы үсеш буенча директоры Денис Буцаев белдерүенчә, алюмин һәм калай банкалар металлургия заводына эшкәртүгә озатыла. Русиядә эшкәртелүче каты-көнкүреш калдыкларының бөтен күләменнән 80 проценттан артыгы алюмин савыт өчен эшкәретелә. Алюмин күп тапкыр эшкәртергә яраклы, ди Буцаев. Мәсәлән, А320 самолеты 70 процентка алюминийдан тора. Бу исә 30 тонна яисә 2 млн. алюмин банка дигән сүз. Ә менә велосипед ясауга 700 банка да җитә икән.
РЭО мәгълүматларына ярашлы, русиялеләр алюмин банкаларны йортлары кырында урнаштырылган контейнерларга, шулай ук җәмәгатьчелек урыннарында аерым җыю өчен тәгаенләнгән бакларга илтеп сала алалар. Кайбер калаларда ташлама һәм бонусларга алмашка пластик һәм алюмин савытлар кабул итүче фандоматлар пәйда булды. РЭО 10 мең фандомат урнаштыру буенча пилот проектын 2021 елда эшләтеп җибәргән.
Фото:laserstore.ru