Болар кызыклы!
9 декабрь 2022, 06:13

Искене алтын бәясенә саталар

Машина Советлар Союзы маршалы Дмитрий Устинов өчен ясалган булган.

Искене алтын бәясенә саталарИскене алтын бәясенә саталар
Искене алтын бәясенә саталар

Мәскәү өлкәсендә 1977 елда чыгарылган ЗИЛ-114 машинасын 15 миллион сумга сатарга куйганнар. Машина тулысынча яңарыш кичергән ягъни реставрация ясалган.
Раслауларына караганда, әлеге машина Советлар Союзы маршалы Дмитрий Устинов өчен ясалган булган. Машина нибары 508 чакрым юл үткән.
Мәскәүдә икенче бер кеше 2017 елда чыгарылган Lamborghini Huracan машинасын алтын бәясенә ягъни 19,5 млн. сумга сатарга куйган. Алтын машина 5,2 литр күләмле 610 ат көчендәге двигатель белән баетылган.

Скриншот: Авито.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас