

Тәмәке аз тартучы һәм эчү белән мавыкмаучы төбәкләр рейтингын төзегәннәр. Русиядә сәламәт яшәү рәвеше алып баручы иң акыллы төбәк: Чечня, Дагыстан һәм Ингушетия икән. Һәр төбәктә алкоголь һәм тәмәке сату турындагы мәгълүматларны өйрәнеп, экспертлар әнә шундый фикергә килгән. Шунысы да игътибарга алынган: халык ярлырак яшәгән саен эчкелек югары икән.
Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы иң яхшы 5 төбәк:
1нче урында Чечня;
Дагыстан - 2;
Ингушетия -3;
Ульяновск өлкәсе - 4;
Рязань өлкәсе 5нче урында.
Начар гадәтләр буенча иң алдынгы 5 төбәкне дә атаганнар:
1.Чукотка автономияле округы;
2. Магадан өлкәсе;
3. Мурманск өлкәсе;
4.Байкал аръягы крае;
5.Амур өлкәсе.