

Сездә кызлар хоккей уйныймы?
«Нәзакәтле булуга хоккей берничек тә комачауламый». Кукмара районының Сәрдекбаш авылында туган, шунда беренчегә боз өстенә чыккан, бүген Санкт-Петербургның «Динамо-Нева» хоккей командасында уйнаучы Фәнүзә Кадыйрова шулай дип белдерә.
Ике мәртәбә дөнья чемпионаты призеры, 2017 һәм 2019 елларда Универсиада җиңүчесе булган 24 яшьлек татар кызын «итәкле Овечкин» дип тә атыйлар. Хоккейчы кызларга карата мөнәсәбәт, шәхси тормышы һәм иң зур хыялы нидән тора? Бүген сүз шулар хакында.
Беренче тапкыр тимераякларга балалар бакчасына йөргәндә баскан Фәнүзә. Биш-алты яшьлек кызны тренер әтисе үзе белән спорт залына йөрткән. Спорт залында йә көрәшеп, йә футбол уйнап көннәре үтә, кыш көннәрендә бозда шуа. Әнисе белән өйдә утырырга яратмый. Әтисе һәм абыйсы нәрсә эшли, ул да шуны эшләп үсә.
Хоккей белән дә алардан күреп шөгыльләнә башлаган. Бу спортны сайлавының төп сәбәбе – шулдыр. Ә әнисе ничек тә ярдәм итәргә, рухландырырга тырышкан. Бүген дә шулай ди.
Холкы белән Фәнүзә начарга да, яхшыга да тиз ышана торган кеше. Шуңа күрә бу уңайдан берәүнең дә фикерен тыңламаска тырыша. Хатын-кызлар хоккее – спортның бер төре. Ул Олимпия уеннары исемлегенә дә керә. Кыз бары тик күңеленә хуш килгән, үзе яраткан спорт төре белән шөгыльләнә. Һәм аннан ләззәт ала.
“Хоккей – физик яктан авыр спорт төрләренең берсе. Хоккей уйнап, хатын-кызга хас нәфислек, нәзакәтлелекне саклап калып булмыйдыр кебек. Әмма хатын-кызлар лигасы үзгә, алар ир-егет хоккейчылар кебек үк сугышмыйлар. Кызлар уенында физик көчкә караганда тактика мөһимрәк. Җанатарлар да күбрәк тактик уен, ниндидер кызыклы комбинацияләр карарга килә. Юкка гына Русиядә хатын-кызлар лигасын «матур лига» дип атамыйлардыр инде. Кыскасы, нәфис һәм нәзакәтле буласың килсә, хоккей моңа берничек тә комачауламый. Миңа калса, бу фикерем белән башка хоккейчы кызлар да килешәдер”, – ди Фәнүзә.
Гаилә кору турында хыялланамы икән Фәнүзә? Әлбәттә, бу турыда һәр туташ уйланадыр. Ләкин бозга гашыйк кызга әле бүгенге тормышы кадерле, менә хәзер рәхәт. Гел хәрәкәттә, юлда булу, гомумән, актив тормыш рәвеше алып бару бик рәхәт. Билгеле, бу бераз арыта да, ләкин бу гына хоккейга карата мәхәббәтне юкка чыгара алмый. Һәрнәрсәнең – үз вакыты. Сәгате суккач, уйлап та торырга да туры килмәс, ди Фәнүзә, әлегә иң зур хыялының олимпия медаленә лаек булырга теләвен белдереп.
Чыганак: Ватаным Татарстан.