+21 °С
Болытлы


Мельбурн (Австралия) зоопаркыннан Сидней зоопаркына күчергән вакытта тимер читлектән ана арыслан чыгып качып өлгерә. Ирек исен сизүдән тәмам тилергән зур ерткыч юлында очраган Джерими дигән бер малайны куа башлый. Менә тотам да, кабам дигән чагында гына ике арага малайның әнисе килеп керә.
Ярдәмгә ташланган зоопарк хезмәткәрләре җәнварлар патшасы арысланга ашыгыч ярдәм кирәклеген күреп шаккаталар: ана кеше ерткычны тәмам тешләп-ертып бетергән икән.
Фото: fishki.net