

Төрлесен күрсәтә бу дөнья...
Америкалы Джейсон Кристмас үзе яшәгән Саутфилд шәһәрендә (Мичиган, АКШ) банк таларга җыенгач, бер каршылык туган, аның машина йөртү документының вакыты чыкканлыгы ачыкланган.
«Uber» таксиенда банк янына барып туктагач водительгә көтеп торырга кушкан һәм берникадәр вакыт узуга чыккан һәм өенә илттереп куйдырган.
Бермәл полиция “купкан”. Вдиеокүзәтү камералары буенча машинаны тапканнар, ә таксист каракның адресын әйтеп биргән.
Таксистка гаеп такмаганнар, чөнки ул банк эчендә җинаять кылып йөргәнлеген белмәгән бит.
Шулай итеп, өйенә барып, Джейсонны “җып-җылы” килеш эләктереп алганнар. Полицияне ирнең киемендәге кызыл таплар бераз шиккә салган. Ләкин бу эш тиз үк ачыкланган, банк хезмәткәре, акчаларны букчага тутырганда, махсус буяуны да кыстырып өлгергән.