Болар кызыклы!
28 Ноября 2022, 15:00

Аерылмагыз, аерылмагыз...

Аккошлар мәхәббәте бармы? Бар!

Аерылмагыз, аерылмагыз...Аерылмагыз, аерылмагыз...
Аерылмагыз, аерылмагыз...

Аккошлар мәхәббәте бармы? Бар!

 

Ул яраланган булу сәбәпле, җылы якка оча алмаган. Ә ул аны ташлап калдырырга теләмәгән. Аккошлар мәхәббәтен раслаган бер тарих турында.

 

Бу вакыйгага шаһит булучылар Мәскәүнең бер районында яши.

Быел башкаланың Троекуров паркындагы сулыкка беренче тапкыр бер пар аккош оялый. Җылы көннәрдә халык монда килеп аларга соклана, ашата. Аларга Хан һәм Ханбикә дип кушамат бирәләр.

Ни сәбәпледер, аккошларның балалары булмый.

 Көз җиткәч, аккошлар җылы якка очарга тели, әмма...  Хан һавага күтәрелә, ә Ханбикәнең канаты җәрәхәтләнгән булуы ачыклана.

Хан һаваларны калдырып суга төшә һәм сөйгәне янында кала. Салкын көннәр җитә...

Бу хәлне аңлаган кешеләр аларга ничек ярдәм итәргә белми, ГТХ (МЧС) хезмәткәрләрен чакыртырга мәҗбүр булалар.

Коткаручылар инде туңып барган су өстендәге юка бозны җимереп кереп, аккошларны тотып алганнар. Хан белән Ханбикәне җәнлекләрне реабилитацияләү үзәгенә тапшырганнар.

«Комсомольская правда» белдерүенчә, аккошлар кышны анда исән-имин уздырып, яз җиткәч, үзләре яраткан күлгә кайтарылачаклар.

Аерылмагыз, аерылмагыз...
Аерылмагыз, аерылмагыз...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас