

Ай белән кояшны бирергә уйладым...
Без сабый вакытта ук ишетеп, тыңлап үскән иң матур җырдыр ул. Шул җыр аша татарның кабатланмас тавышлы җырчысы Флүрә Сөләйманованы таный башладык. Җырчы репертуары бай булса да, бу җыр Әнкәй турында - иң газиз, яклар, саклар, сөендерер, җан җылысы бирер кешең турында булганга бала күңеленә үк үтеп кергән ул.
Ә җырны бит казах авторы, 1930 - 1992 елларда яшәгән Шамши Калдаяков иҗат иткән. Аны казах вальсы падишаһы дип атаганнар. Фаразлар буенча, Флүрә апа Сөләйманова Казахстанда гастрольдә вакытта бу җырны ишетеп алган һәм татарча җырлый башлаган.
Бу җыр бүген дә иң матур, истәлекләр белән баетылган тарихи музыкаль әсәр буларак яңгырый.
Әниемә
Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның, Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың, Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда, Балалык рәхмәтем җырымда чагыла.
Кадерләп үстергән мин синең җимешең, Куеның - гөлбакча, назлы җил - сулышың. Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын, Куңелең назларын кузеңнән таныймын.
Боларга бәрабәр ни генә бирәем,
Бердәнбер бүләгем - тугры йөрәгем.
Итә күр канәгать, риза бул шушыңа,
Үзеңә аталган җырымны кушып ал.
Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным,
Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын.
Ай белән кояшны бирим дип уйладым,
Үрелеп алырга җитмәде буйларым.