Болар кызыклы!
25 ноябрь 2022, 10:52

Холера ничә ел яши?

Әби-бабаларыннан калган кадерле мирасы белән күпләр мактана. Кемгәдер кемдер алтын беләзекләр, көмеш алка яки йорт калдыра мәрхүм туганнары.

Холера ничә ел яши?Холера ничә ел яши?
Холера ничә ел яши?

Әби-бабаларыннан калган кадерле мирасы белән күпләр мактана. Кемгәдер кемдер алтын беләзекләр, көмеш алка яки йорт калдыра мәрхүм туганнары.

   Американың Вирджиния штатында яшәүче Алиса Кингка исә сөекле әбисеннән зиннәтле җилпәзәләр коллекциясе торып кала.

   Хәйриячелек белән шөгыльләнүче Алиса, шундый мәҗлесләрнең берсенә барганда коллекцияне тагын да бер кат карап чыга, аңа бигрәк тә тәвә кошы каурыйларыннан искиткеч матур итеп, бизәкләп эшләнгән затлы җилпәзә ошый. Тик... анысы ватык икән шул. Шулай да, ике сәгать буена буена тырыша торгач, Алиса аны төзәтә һәм мәҗлескә үзе белән ала алуына сөенеп бетә алмый.

   Икенче көнне исә кыз, хәле начараеп, урынга егыла. Табиблар аңа “ваба чире” дигән диагноз куялар. Шаккатмалы хәл: әлеге куркыныч чир матур җилпәзәдә 76 ел буена сакланган икән.

       Фото: bolshoyvopros.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас