Якташыбыз күпме акча откан?
Башкортстанлы бер ханым лоторея уйнарга хирыс булмаса да, берәр тапкыр акча отарга өмете булган. Бу юлы да ул «Столото» мобиль кушымтасы аша гына билет алган.
Беркөнне аңа СМС килеп төшкән.
“Мин шунда ук кушымтага кердем. 30 санын күрдем дә, 30 мең отканмын дип, бәхетемә ышанмый, телефон экранын иремә күрсәтергә йөгердем.
Ирем карады да, утыз мең түгел, ә миллионнар отуымны әйтте.
Моңа ышанырлык түгел иде. Шуңа күрә уенның трансляция язмасын карадык. Алып баручы бу уенда башкортстанлы отуын әйткәч, бәхетнең җиденче катына менеп киттем”.
Шулай итеп, яшь ханым үзенең 30 000 000 һәм өстәмә 150 сум акча отуын аңлаган. Миллионер ханым һөнәре буенча юрист.
Хәзер инде ул бу акчага күптән түгел сатып алган фатирына дизайнерлык уйларын тормышка ашырып, үзе теләгәнчә ремонт ясата алачак.
Әйткәндәй, буш вакытларында аш-су әзерләргә ярата икән ул. Аның аш-су бүлмәсен, андагы интерьерны, савыт-сабаларының нинди буласын чама белән күз алдына китереп була...
Фото: pravmir.ru