Болар кызыклы!
21 ноябрь 2022, 05:35

Иртәнге көлке терапиясе

Генетиклар күпме генә тырышсалар да ни өчен түрәләрдә генә миллионер балалар тууын аңлата алмый ди...

Иртәнге көлке терапиясеИртәнге көлке терапиясе
Иртәнге көлке терапиясе

–Миңа кредит кирәк иде. 500 мең.

–Әлбәттә! Ә нинди максатка?

–Дәваланырга.

–Ой, беләсезме, банк өчен чирле кешегә акча биреп тору бик зур риск бит...

–Минем сезнең банктан 25 елга алган 6 млн сумлык ипотекам да бар. Бәлки ныклабрак уйларсыз?

**

–Әни, син борылма, әле мин дәваханәдә...

–Син 8 ел табиб булып эшлисең бит инде, сөйләшүне шушы җөмләдән башлавыңны кайчан туктатасың?

**

Җитди мәсьәлә:

Пеләш кешеләр башларын шампунь белән юарга тиешме, әллә сабын беләнме?

 

**

Интернет аша танышкан егетемә хат язышырга тәкъдим иттем. Борынгыча кәгазь хатларны конвертка салып юлларга...

Озак кына эндәшми торгач, ул миннән:

–Дөресен  әйт, син төрмәдә утырасыңмы? – дип сорады.

 

**

Кибеттә:

–Ике сум карамыйсызмы?

–Яра, күрсәтегез!

**

Генетиклар күпме генә тырышсалар да, ни өчен түрәләрдә генә миллионер балалар тууын аңлата алмый ди...

Фото: ачык чыганак

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас