Болар кызыклы!
18 ноябрь 2022, 05:00

Макака көчек белән дуслашкан

Кешеләр макакадан көчекне тартып алырга берничә омтылыш ясап карый, ләкин уяу макака "бәбәен" беркемгә дә бирми.

Макака көчек белән дуслашканМакака көчек белән дуслашкан
Макака көчек белән дуслашкан

Бангладеш башкаласы Даккада урнашкан Рамна-Парк урман паркы зонасында бер макака эт баласы белән дуслашкан һәм аны үзе белән агач башларына күтәреп менә башлаган. Кешеләр бу хәлне фото һәм видеоларга төшереп алганнар. Видеодан күренүенчә, маймыл эт баласын назлы кочаклый, көчек исә үзен бик тыныч тота. Көчекне тезләренә утыртып сөя, аннары аны эләктереп агач башларына сикереп менеп китә. Макака көчекне күтәреп урман паркы буйлап та йөри.
Әйткәндәй, Һиндстанның Чхаттисгарх штатында шулай ук бер маймылның эт баласын үзенә уллыкка алуы билгеле булган. Макака эт баласын сарай түбәсенә күтәреп алып менеп, берничә көн буена аны карый, ашата һәм егылып төшмәсен дип даими күзәтеп тора. Кешеләр макакадан көчекне тартып алырга берничә омтылыш ясап карый, ләкин уяу макака "бәбәен" беркемгә дә бирми.
Шул ук вакытта макака маймыллары вәхшилек тә күрсәтергә сәләтлеләр икән. Һиндстанның Махараштра штатының Лавул авылында макакалар 250 этне юк иткән. Алар, этләрне йорт түбәләренә күтәреп алып менеп, зур биеклектән аска атып бәргәннәр. Моңа бер этнең маймыл баласын үтерүе сәбәпче булган. Икенче көнне үк макакалар авыл этләре һәм көчекләренә каршы сугыш белән килгәннәр. Нәтиҗәдә алар авылдагы бөтен этне үтереп бетермичә тынычланмаганнар.
Маймыллар да кеше сыман бер яктан изгелек эшләсәләр, икенче яктан катылык та күрсәтә алалар шул.

Фото:storyfox.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас