Болар кызыклы!
18 Ноября 2022, 05:37

Файдасын белеп эчегез!

Табиб-реабилитолог һәм телетапшырулар алып баручы Сергей Агапкин һәм аның коллегесы, диетолог Михаил Гинзбург бөерне төрле чирләрдән сакларга ярдәм итүче эчемлекләрне атаганнар.

Файдасын белеп эчегез!Файдасын белеп эчегез!
Файдасын белеп эчегез!

Агапкин фикеренчә, кофе - бөер өчен иң файдалы эчемлекләрнең берсе. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, көненә 4 чәшке кофе эчүчеләрнең, кофе эчмәүчеләргә караганда, бөер зыянлау ихтималы 11 процентка кими.
Доктор Гинзбург исә лимон суының да бөергә уңай тәэсире турында раслый. Лимон суы бөерләрдә таш хасил булу куркынычын киметә икән. Шулай ук саз җиләгеннән ясалган эчемлек тә сидек юлларын зарарсызландырырга булыша. Саз җиләге - сидек юлларын профилактикалу буенча табиб-урологлар киңәш иткән төп продуктларның берсе.
Михаил Гинзбург, кефирның кан басымын төшерү көченә ия булуы турында да белдерә. Табигый пробиотик эчәклекләр эшчәнлеген яхшырта, яхшы бактерияләр начарларына үрчергә ирек бирми. Билгеле булуынча, начар бактерияләр организмның ялкынсынуына һәм агулануына китерә, организмның пычрануы исә кан басымы күтәрелүе сәбәпләренең берсе.

Фото:attuale.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас