+20 °С
Болытлы


15-16 ноябрьдә Индонезиядә дөньяның иң көчле 20 иле катнашлыгында G20 саммиты эшләде. "Зур егермеле" эшләгән вакытта аяз һава торышы тәэмин итү өчен Бали утравы күгенә 29 тонна тоз сиптергәннәр. Моның өчен транспорт самолетлары кимендә 28 тапкыр очыш ясаган. Операция Индонезия хәрби һава көчләре ярдәмендә үткәрелгән һәм саммит барган ике көн буена дәвам иткән.
Зур тырышлыкларга карамастан, саммит эше тәмамланганда утрауда күк күкрәп яшенле яңгырлар ява башланган.
Фото:vsegda-pomnim.com