Болар кызыклы!
17 Ноября 2022, 10:00

Дөньяда ниләр бар?

Русиянең Кытайдагы илчесе Игорь Моргулов 2023 елда Си Цзиньпинның Русиягә эшлекле сәфәр кылу ихтималы турында белдерде.

Дөньяда ниләр бар?Дөньяда ниләр бар?
Дөньяда ниләр бар?

*15 ноябрьдә Польша территориясенә ике ракета төшеп шартлады. 2 кеше һәлак булды. Украина президенты Владимир Зеленский ракеталар Русиянеке дип белдерде һәм, вакыйганы эскалация дип атап, мәсьәләне хәл итәргә чакырды.

* АКШ президенты Джо Байден Польшага төшкән ракеталарны Украинаның һавага каршы оборона эше дип атады. Польша президенты Анджей Дуда да шундый ук белдерү ясады.

*Евросоюз, Русиягә карата кертелгән санкцияләр нәтиҗәләренә каршы көрәшү өчен, ярлы илләргә ярдәм күрсәтәчәк. Шулай дип белдерде евродипломатия җитәкчесе Жозеп Боррель.

*Швеция, НАТОга керү өчен, үзенең конституциясен үзгәрткән.

*КХДР Япон  диңгезенә таба баллистик ракетасын очырган.

*Америка президенты Джо Байден вәкилләр палатасында контрольлек итү мөмкинчелеге алулары белән республикачылар партиясен котлаган.

*Канада властьлары Украинага 34 миллион доллар күләмендә чираттагы ярдәмен күрсәтәчәк.

*АКШның элеккеге президенты Дональд Трампның улы ил бюджетының зур өлешен Украинага корал озатуга сарыф итүгә каршы чыгыш ясаган.

* Кыргызстан икътисад үсеше буенча күрше Үзбәкстаннан 40 елга  артта калган, дип белдергән ил президенты Садыр Жаппаров. Ил, бәйсезлек алган чордан алып, хәтта бер шырпы заводы да төзи алмаган.

*Евросоюз дипломатиясе җитәкчесе Жозеп Боррель Казахстанга сәфәр кыла.

*Белоруссия Украина белән чиктәш булган 14 районында хәвефсезлек чараларын көчәйткән.

*Авыллар үзгәрә, якынча ун елдан соң югалачаклар, аларны яшәү дәрәҗәсе шәһәрчә булачак агрокалачыклар алмаштырачак дип фаразлаган Белоруссия президенты Александр Лукашенко.

* 2026 елда Литва үзенең территориясендә немец хәрбиләрен урнаштырырга әзер булуын белдергән.

*Бүгенге шартларда, җитештерү катлаулы булуына карамастан, автомобиль Русия гаиләләре сатып ала алырлык хакта булырга тиеш, диде Русия президенты Владимир Путин.

*Русиядә 8,1 миллион эшләүче пенсионер санала. Бу — 2004 елдан алып иң түбән күрсәткеч, дип белдерә Росстат Пенсия фонды мәгълүматларына таянып.

 

Фото: your-comp.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас