

Чын осталар эшедер бу!
Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионкасы Алинә Заһитованы гел кара чәчле итеп күреп өйрәнгәч, мәзәк булып китте миңа да.
Алинә Заһитова үзенең Telegram-каналында яңа шундый фотосын куйган. Сезгә ничек? Матурмы?
“Килешә бит үзенә, әмма дә тырышканнар осталар, Алинәнеке кебек кара чәчләрне бу кадәр матур итеп агартырга, блондка җиткерергә шактый кирәк...”
Социаль челтәрләрдә шундыйрак “шыбырдашу” булган. Кем иренми, алар дөньяви билгеле туташның бу кыяфәтен “уртага салып” сөйләгән.
Йөзләгән коммент арасында төрлесе бар. Шок хәлендә калучылар да юк түгел.
“Юкәдә икән чикләвек”. Алинә соңрак барын да аңлатып язган, ул парик киеп караган булган бит. Туташ үзенең чем-кара чәчләреннән аерылырга җыенмый икән әле ярый.